Мөмкинлекләре чикләнгән йөзүчеләребез Казаннан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтты
6 сентябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Су спорт төрләре сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең йөзү ярышы булды. Әлеге спорт чарасында Актаныш районы инвалидлар оешмасы да катнашты. 6 райондашыбыздан торган команда зур уңышлар белән кайтты.
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова спортчыларыбызның тырышып, бар күңелләрен биреп ярышта чыгыш ясауларын хәбәр итте. Аеруча Усыдан Айназ Галиәхмәтов, Чалманараттан Фарис Миргаязовлар, Чуракайдан Данил хуҗагалиев, Актаныштан Рәүф Сәрвәров үз-үзләрен аямыйча йөзәләр. Нәтиҗәдә Актаныш командасы 3 алтын, 3 көмеш медальгә ия булган.
Әлегә барлык күрсәткечләр хөкемдарлар тарафыннан анализлана, урыннар шушы көннәрдә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев