Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Актанышта «Игътибар, балалар!» акциясен Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» театры йомгаклады

25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар, балалар!» акциясе дәвам итте. Акцияне Актанышта «Калейдоскоп» театры йомгаклады. Театр артистлары 6 сентябрьдә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга багышланган «Ачык куркынычлар лабиринтында» спектаклен күрсәттеләр. Тамашаны Актаныш мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары карады.

Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» театры — юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча белем бирү проекты. Театр коллективы ел саен башлангыч класс укучыларына юл йорү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган, төгәл үтәргә чакыручы бик матур, эчтәлекле әсәрләр тәкъдим итә. Бу юлы да актерлар чыгышын укучылар яратып карады. Тәрбияви мизгелләрдә хис-кичерешләрен яшермәделәр, артистларның сорауларына дөрес җавап бирделәр. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Калейдоскоп» театрына балалар арасындагы юл хәрәкәте травматизмын киметүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, ә балаларга спектакльдә күрсәтелгәнчә, юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев