10 октябрь 2012 яңалыклары
-
Укытучылар өчен озын тәнәфес
Бу көннәрдә мәктәпләрдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең бәйрәм рухы сизелеп тора. Ел саен көтеп алынган Укытучылар көне һәркемгә шатлык өләшә. Мәдәният сараенда уздырылган районкүләм чарада шушы бәйрәм тәэсирләренең кульминацион ноктасын күрү мөмкин булды. Тәбрикләүләр, бүләкләүләр җырлы-моңлы тамашалар белән бергә алып барылды. Авыр һәм катлаулы хезмәтнең бар җаваплылыгын үз иңнәрендә...
-
ПОЛИЦИЯ участок вәкилләре халык белән очраша
ПОЛИЦИЯ участок вәкилләре халык белән очрашулар үткәрүне дәвам итә. 13 октябрьдә 10.00 сәгатьтә шундый чара Иске Айман авыл җирлегендә үтәчәк. Колын, Чиялек авыллары гражданнары да әлеге җыелышка чакырылалар. Сөйләшү барышында участок вәкиленең чыгышы тыңланачак, җирлектәге хокук бозуларга каршы алып барылган эшчәнлек белән таныштырылачак. Кызыксындырган сорауларыгызга җавап табарсыз, иминлек мәсьәләсенә кагылышлы...
-
Азат Нургалиев 10 авылдашы исеменә “Актаныш таңнары“ газетасына язылды
КИРОВ авылында "Яр Чаллы ашлык кабул итү пункты" ААҖ директоры урынбасары Азат Нургалиев 10 авылдашы исеменә "Актаныш таңнары" газетасына язылды.
-
Кировта шахмат түгәрәге
КИРОВ авылы мәдәният йортында "Иман" спорт сарае җитәкчесе Шамил Латыйпов инициативасы белән шахмат түгәрәге эшли башлады. Әлеге түгәрәккә 7-13 яшьләрдәге 30 бала йөри. Дәресләрне спорт мастерына кандидат Ленар Газиев алып бара.
-
Искәндәр – Татарстан чемпионы
4-6 октябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Татарстан яшьләре" газетасы призына 1994-1995 елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ТР беренчелеге үтте. Әлеге ярышларда 8 үлчәмдә барлыгы 49 команда катнашты, Актаныш командасы гомуми 192 очко жыеп, 13 урында. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә исә, 65 килограмм үлчәмдә яшь баһадирыбыз Искәндәр Мортазин Татарстан Республикасы чемпионы исеменә...
-
“Актаныш таңнары“н – һәр өйгә
9 октябрь Бөтендөнья почта хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Кичә шул уңайдан районның барлык почта хезмәткәрләре Актаныш почта эшкәртү цехына җыелдылар. Җыелышта Яр Чаллы районара почтамт җитәкчесе И.Әгъләмов катнашуы аерым төсмер бирде. Бәйрәм уңаеннан "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте район газетасын 2012 ел II яртыеллыгы өчен яздыруда зур уңышларга ирешкән иң...
-
Район үзәгендә террорчыларны юк иттеләр
Актанышта экстремистлар пәйда булуы мәгълүм була. Яшьләрнең төп бурычы - аларны табып, террорчылыкка нокта кую... 5 октябрь көнне район җирлегендә ФОРПОСТ яшьләр оешмасы һәм "Бердәм Россия" фиркасенең "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган "Без экстремизмга каршы" исеме астында яшьләр арасында "Төнге дозор" интелектуаль-спорт чарасы узды. Әйткәнемчә, төп бурыч - экстремистларны...