Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Укытучылар өчен озын тәнәфес

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең бәйрәм рухы сизелеп тора. Ел саен көтеп алынган Укытучылар көне һәркемгә шатлык өләшә. Мәдәният сараенда уздырылган районкүләм чарада шушы бәйрәм тәэсирләренең кульминацион ноктасын күрү мөмкин булды. Тәбрикләүләр, бүләкләүләр җырлы-моңлы тамашалар белән бергә алып барылды. Авыр һәм катлаулы хезмәтнең бар җаваплылыгын үз иңнәрендә...

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең бәйрәм рухы сизелеп тора. Ел саен көтеп алынган Укытучылар көне һәркемгә шатлык өләшә. Мәдәният сараенда уздырылган районкүләм чарада шушы бәйрәм тәэсирләренең кульминацион ноктасын күрү мөмкин булды.
Тәбрикләүләр, бүләкләүләр җырлы-моңлы тамашалар белән бергә алып барылды. Авыр һәм катлаулы хезмәтнең бар җаваплылыгын үз иңнәрендә йөртүче мактаулы һөнәр ияләренә бу көн, чынлап та, олы бәйрәм бүләк итте.
"7 дней" тапшыруы әзерләгән сюжетны караганда районның белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге казанышлары күздән кичте. Энгель Фәттаховны ТР мәгариф һәм фән министры итеп сайлауга этәргеч биргән сәбәпләрне ачып биргән фильмны бар да йотлыгып карады. Әйе, бер генә шәхескә багышланган кебек тоелса да, бу хезмәтләрнең асылында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче бик күпләрнең тырышлыгы ята.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев: "Мәгарифне үстерүдәге юнәлеш дәвамлы булыр, районыбызның белем бирү өлкәсе республикада үзенең тоткан ролен югалтмас. Чөнки яшь буынны тәрбияләү көн кадагындагы мәсьәлә булып кала", - диде.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 10 октябрь, 2012 80 (9724) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев