Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

“Актаныш таңнары“н – һәр өйгә

9 октябрь Бөтендөнья почта хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Кичә шул уңайдан районның барлык почта хезмәткәрләре Актаныш почта эшкәртү цехына җыелдылар. Җыелышта Яр Чаллы районара почтамт җитәкчесе И.Әгъләмов катнашуы аерым төсмер бирде. Бәйрәм уңаеннан "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте район газетасын 2012 ел II яртыеллыгы өчен яздыруда зур уңышларга ирешкән иң...

9 октябрь Бөтендөнья почта хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Кичә шул уңайдан районның барлык почта хезмәткәрләре Актаныш почта эшкәртү цехына җыелдылар.
Җыелышта Яр Чаллы районара почтамт җитәкчесе И.Әгъләмов катнашуы аерым төсмер бирде. Бәйрәм уңаеннан "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте район газетасын 2012 ел II яртыеллыгы өчен яздыруда зур уңышларга ирешкән иң якын дусларын билгеләп үтте. Менә ул җиңүчеләр: 100дән артык хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче хат ташучылар арасында Олыимәннән Гөлнар Сабирова, Иске Байсардан Фираса Зарифуллина, Яңа Әлемнән Әлфинур Фәррахова, Кәзкәйдән Ринат Мамадиев, Илчебайдан Флүсә Гарипова, ә 100дән кимрәк хуҗалыкка хезмәт күрсәтүче хат ташучылар арасында Иске Әлемнән Нурия Сәлахова, Табанлыкүлдән Тәнзилә Гомәрова, Мерәстән Розалия Исламова, Зөбәердән Илмира Галиева, Кыркаентүбәдән Глүсә Хуҗина. Нурия Сәлахова берничә ел рәттән Иске Әлем халкын тоташ "Актаныш таңнары"на яздыра. Әлфинур Фәррахова исә авыл хат ташучылары арасында район газетасына иң күп яздыручы булып тора, ул атнага 2 тапкыр 172 өйгә "Актаныш таңнары"н алып керә. Алардан Рузилә Хәмидуллина да күпкә калышмый. Ә эшне оештыруда җитәкчеләре Розалия Сафинаның хезмәте зурдан.


Актаныш авылы почта бүлекчәсе хезмәткәрләре эшенә йомгак аерым ясалды. Монда абсолют җиңүче булып Гөлназ Харисова тора. Аны 190 өйдә район газетасын китерүен зур түземсезлек белән көтеп алалар. Шулай ук Рәфидә Баязитова, Фәнзилә Нәбиева, Зинфирә Мәгъдәнурова, Әлүсә Вәлиханова да җиңүчеләр сафында. 2012 елның икенче яртыеллыгына "Актаныш таңнары"на яздыру буенча, тулаем алганда, Такталачык, Уразай, Иске Богады почта бүлекчәләренең (җитәкчеләре Зөлфия Хөрмәтуллина, Миңсылу Галимова, Рәзимә Галимова) эшләре уңай яктан бәяләнде.
Бу көннәрдә "Актаныш таңнары"на 2013 елның I яртыеллыгы өчен язылу бара. Бу кампания Такталачык, Уразай, Теләкәй, Иске Кормаш, Иске Байсар бүлекчәләрендә аеруча җанлы оештырылган. Әйтик, Такталачыкта бүгенге көнгә 113 кеше киләсе елга язылган инде, бу бүген "Актаныш таңнары"н алучыларның 48%ы дигән сүз.
Җиңүчеләрнең һәрберсенә "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов кыйммәтле бүләк тапшырды, эшләрендә зур уңышлар теләде. Ә Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе Ирек Әгъләмов почта хезмәткәрләренең район газетасына яздыруда бердәм һәм тырыш эшләүләренә тулы ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев