10 декабрь 2025 яңалыклары
-
Альфия Когогина: Многодетные семьи получат новые меры поддержки
Госдума приняла в первом чтении законопроект о внесении изменений в Гражданский процессуальный кодекс РФ в части дополнения перечня имущества, на которое не может быть обращено взыскание по исполнительным документам.
-
Бүген Актанышта «Гадел яшәргә кирәк» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Август аенда Актаныш районы башлыгының шушы истәлекле көн уңаеннан мәктәп укучылары арасында конкурс һәм төрле чаралар уздыру буенча карары чыккан иде. Бүген әлеге конкурсның муниципалитет буенча җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларны һәм аларның остазларын тәбрикләп, җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
-
ВИЧ – родительству не помеха
Главная задача — любой ценой добиться к родам неопределяемой вирусной нагрузки.
-
Актанышта Ватан Геройлары көне
Ватан Геройлары көнендә Актанышта тирән эчтәлекле, тәрбияви, бик матур чаралар узды. Иң элек авылыбызның зур урамнары буенча төрле хәрби берләшмәләр һәм ветераннар оешмалары үзләренең флагларын машиналарга беркетеп автойөреш уздырды. Дистәләгән автомобильләр район үзәгендә яшәүчеләргә Ватаныбыз сагында торган һәм батырларча һәлак булган геройларны искә төшерде, аларның курку белмәс рухына дан җырлады. Геройлар көне укучылар, студентлар белән бергәләп Җиңү паркы каршындагы мәйданда митинг белән дәвам итте.
-
Татарстан халкына пенсия алды яшендә бирелә торган льготалар бар
2025 елдан башлап Татарстанда 1966–1970 елгы хатын-кызларга, 1961–1965 елгы ир-атларга- әле пенсиягә чыкмаган гражданнарга пенсия алды яше статусы автомат рәвештә биреләчәк. Әлеге статус үз эченә берничә мөһим социаль гарантия һәм льготаларны ала.
-
Актаныш ветераннары Казанда узган Ватан геройларын хөрмәтләү тантанасында катнашты
Актаныш районының сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын, Россия Хезмәт Геройларын һәм Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасында катнашты.
-
Актанышка Татарстан Республикасының баш Казые Жәлил хәзрәт Фазлыев килә
15 декабрь көнне Татарстан Республикасының баш Казые Жәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләрен тыңларга чакырып калабыз.