Актанышта Ватан Геройлары көне
Ватан Геройлары көнендә Актанышта тирән эчтәлекле, тәрбияви, бик матур чаралар узды. Иң элек авылыбызның зур урамнары буенча төрле хәрби берләшмәләр һәм ветераннар оешмалары үзләренең флагларын машиналарга беркетеп автойөреш уздырды. Дистәләгән автомобильләр район үзәгендә яшәүчеләргә Ватаныбыз сагында торган һәм батырларча һәлак булган геройларны искә төшерде, аларның курку белмәс рухына дан җырлады. Геройлар көне укучылар, студентлар белән бергәләп Җиңү паркы каршындагы мәйданда митинг белән дәвам итте.
Россиядә 2007 елның 9 декабре Ватан геройлары көне буларак гамәлгә кереп китте. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы сайланмаган. Екатерина II нәкъ шул көндә 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын раслый һәм аның белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. 1812 елның 12 декабрендә Фельдмаршал Кутузов Россиянең иң югары хәрби бүләге – 1 нче дәрәҗә Изге Георгий орденын ала.Советлар Союзы Герое исеме 1934 елда гамәлгә куела. Ә 1992 елда Россия Федерациясе Герое исеме кертелә.
Ватан Геройлары көнендә Актанышта тирән эчтәлекле, тәрбияви, бик матур чаралар узды. Иң элек авылыбызның зур урамнары буенча төрле хәрби берләшмәләр һәм ветераннар оешмалары үзләренең флагларын машиналарга беркетеп автойөреш уздырды. Дистәләгән автомобильләр район үзәгендә яшәүчеләргә Ватаныбыз сагында торган һәм батырларча һәлак булган геройларны искә төшереп, аларга дан җырлады.
Колоннада Актаныш районының Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары; махсус хәрби операциядә катнашучылар; Хәрби-Диңгез флоты, чик буе гаскәрләре һәм Һава-десант гаскәрләре хәрбиләре һәм ветераннары бар иде. Шулай ук Германиядәге Совет гаскәрләре группасында (ГСВГ) хезмәт иткән солдатлар да йөрештә актив катнашты. Аның җитәкчесе, район башлыгының мобилизация эшләре буенча урынбасары Нәсим Заһертдинов хәрби хезмәт юлы узган райондашларыбыз балаларга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә һәрвакыт үз өлешләрен кертә, ди.
Хәрби хәрәкәт ветераннарын автойөрештән соң техникалары белән Җиңү паркы янына җыелдылар. Аларны биредә Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәп һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары, технология техникумы студентлары көтә иде.
Мәйданда Ватан Геройлары көненә багышланган митинг башланды. Технология техникумының тарих укытучысы Рөстәм Мусин митингта катнашучыларны Ватан Геройлары көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Актанышта туып-үскән якташларыбыз илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы каннарынача көрәшәләр. Бөек Ватан сугышы чорында 5 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Хәзерге вакытта йөзләгән батырыбыз илебез мәнфәатьләре өчен махсус хәрби операция зонасында утлар-сулар кичә. барыбызның да бер теләк- якташларыбыз туган якка җиңх белән исән-сау кайтып җитксеннәр!
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларга, студентларга Геройларның исемнәрен беркайчан да онытырга ярамый, дип мөрәҗәгать итте:
Бүген яу кырында гомерләрен биргән геройлар, бүген МХОда көрәшүче егетләрнең батырлыгын билгеләп үтә торган көн. Аларның батырлыгын буыннан-буынга, бүгенге кебек һәйкәлләргә чәчәкләр салып искә алырга кирәк. Без тынычта яшәсен өчен солдатларыбыз салкын окопларда көрәшә.
Бүгенге бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чын йөрәктән барыбыз исеменнән дә рәхмәт әйтәм.
Балалар, сезгә яу афәтләрен күрергә язмасын. Геройларыбызга тиңләшеп, тигезләнеп, тырышып укып, Россиягә, Татарстаныбызга лаеклы шәхесләр, геройлар булып үсеп җитегез. Батырлар даны мәңгелек!
Нәсим Әзһәм улы геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. Хәрби төркемнәр ветераннары исеменнән Геройлар көне белән котлады.
Үз тормышларын куркыныч астына куеп, яисә хезмәт сөючәнлеге белән Герой исеменә лаек булган шәхесләр безнең горурлык. Герой исеменә лаек булу өчен үз илеңнең патриоты, ватанпарвәре булырга кирәк. Андыйлар туган илен, туган авылын, якыннарын хөрмәт итә, ярата. Сезгә дә шушы исемгә лаек булырга, туган илебезнең, Актанышыбызның ватанпарвәре булырга язсын! - диде Нәсим Заһертдинов.
Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин яу кырында шәһит киткән батырларыбыззга багышлап изге Коръән сүзләрен укыды.
Чарада район мәдәният хезмәткәрләре патриотик җырлар башарып тагы да дулкынландыргыч хисләр тудырды.
Барлык митингта катнашучылар Билгесез солдат һәйкәленә чәчәк гөлләмәләре салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев