Бүген Актанышта «Гадел яшәргә кирәк» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Август аенда Актаныш районы башлыгының шушы истәлекле көн уңаеннан мәктәп укучылары арасында конкурс һәм төрле чаралар уздыру буенча карары чыккан иде. Бүген әлеге конкурсның муниципалитет буенча җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларны һәм аларның остазларын тәбрикләп, җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Конкурс укучылар арасында коррупция күренешләрен булдырмауга багышланган профилактика чарасы да булып тора, ди район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча урынбасары Айдар Фәрдиев.
Ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының да махсус карары нигезендә Актаныш районы мәктәпләре укучылары арасында «Гадел яшәргә кирәк» дип исемләнгән коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән конкурс уздырыла.
Конкурска эшләр «Видеороликлар», «Плакат», «Рус телендә сочинение», «Туган телдә эссе» номинацияләре буенча кабул ителә. Быелгы яңалык- әлеге номинацияләр янына «Мәктәп директоры киңәшчеләре» дигәне дә өстәлгән. Шушы конкурс мәктәп, муниципаль турларда да үткәрелә. Нәтиҗәләр 1-4, 5-9, 10-11 сыныф укучылары арасында ясала.
Бүген районкүләм бәйгенең җиңүчеләре һәм призерларын хөрмәтләделәр. Иҗат бәйгесенә 176 эш килгән. Аларны бәяләүче район мәгариф идарәсеннән Айрат Кәрамов елдан-ел укучыларның ришвәтчелек темасын киңрәк һәм кызыклы итеп яктыртуын билгеләп үтте.
Шунысы да бар, тәҗрибәле педагог эшләрне кулга алуга, аның укучы үзе язган, ясаганмы, әллә инде интернеттан алынганмы, укытучысы, әти-әнисе булышканмы икәнлеге шунда ук сизелә, ди. Андый эшләр, әлбәтттә, бер кырыйга алып куела.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларны һәм аларның остазларын тәбрикләп, җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ленар Рафак улы укучыларга мөрәҗәгать итеп, тормышта бары үз көчең белән, туры юлдан барырга, матур яшәргә кирәклеген әйтте, шул чакта гына каршыңа яхшы күңелле кешеләр очрар, барлык ишекләр дә җайлы гына ачылыр, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев