Актаныш

Актаныш районы

16+
Файдалы мәгълүмат

Татарстан халкына пенсия алды яшендә бирелә торган льготалар бар

2025 елдан башлап Татарстанда 1966–1970 елгы хатын-кызларга, 1961–1965 елгы ир-атларга- әле пенсиягә чыкмаган гражданнарга пенсия алды яше статусы автомат рәвештә биреләчәк. Әлеге статус үз эченә берничә мөһим социаль гарантия һәм льготаларны ала.

 

Предпенсионерлар өчен төп ярдәм чаралары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Хезмәт хокуклары өлкәсендә

  • Кыскартулар вакытында нигезсез эштән азат ителүдән яклау;

  • Ел саен ике тапкыр өстәмә түләнми торган ял көне алу мөмкинлеге;

  • Бушка һөнәри укыту һәм яңадан һөнәри әзерләү программаларында катнашу хокукы.

Салым өлкәсендә

  • Бер күчемсез милек объекты өчен милек салымыннан азат ителү;

  • Җир салымы буенча льгота бирелү.

Эшсез калган очракта

  • Предпенсионер статусындагы гражданнар юкка чыккан эш урыны өчен югарырак күләмдәге пособиедән файдалана ала. Пособие күләме алдагы уртача хезмәт хакыннан процент итеп исәпләнә.

Моннан тыш, 2026 елда Татарстанда яшәүчеләр иҗтимагый иминиятләштерү пенсиясен арттыруга да дәгъва итә ала. Әлеге пенсия ике өлештән тора:

  • фиксацияләнгән түләү — барлык пенсионерлар өчен бертөрле;

  • индивидуаль өлеш — гражданның эш дәвамында туплаган пенсия балларына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев