Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Иске Айман авыл башлыгы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше турында сөйләде

Терроризм физик көч куллану һәм әхлакый-психологик куркыту аша, сәяси көрәштә максатларга ирешү ысулы буларак, кешелек цивилизациясе барлыкка килгәннән бирле билгеле. Соңгы вакытта терроризм хәзерге заманның иң куркыныч глобаль проблемаларының берсенә әверелде, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең иминлегенә җитди куркыныч тудыра: терроризм даими рәвештә үзгәрә, кеше югалтулары масштабы, халыкның тискәре психологик реакциясе арта, гражданнар, бөтен җәмгыять өчен матди һәм мораль зыян дәрәҗәсе шактый күтәрелә, бу зыянның спектры киңәя. Актаныш муниципаль районының терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышында авыл башлыкларының авыл җирлекләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше турында хисап тотуы замана афәтенә колачлы эш алып баруның бер күрсәткече. Утырыш тәмамланганнан соң Иске Айман авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов белән бу хакта әңгәмә кордык.

           Бүген Иске Айман җирлеге өч авылны берләштерә, аларда 468 кеше яши. Иске Айман авылында - 347, Колын авылында - 102, Чиялек авылында 19 кеше яши.

  - Марсель абый, торак пунктларның милли составы белән таныштырып үтегез әле.

- 468 кешедән торган Иске Айман җирлегендә бары татарлар гына яши. Чит илләрдән килеп яшәүчеләр һәм башка милләт кешеләре юк.

-  Тормышны тәэмин итү системаларының төзек эшләвен, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, авыл җирлеге территориясендә террорчылык актларына юл куймау максатында нинди чаралар үткәрелә?
 

 - Иске Айман җирлеге территориясендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү гамәлдәге Федераль законнарга һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 12 гыйнварындагы 1 номерлы карары белән кабул ителгән “Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау программасы” на нигезләнеп башкарыла. Иске Айман җирлеге территориясендә урнашкан ташландык йортлар исемлеген төзү төгәлләнде. Контроль һәм уяулыкны көчәйтү максатыннан, Иске Айман авыл җирлеге депутатларына буш йортлар беркетелде. Кибет сатучылары белән шикле затларны ачыклау турында инструктажлар үткәрелә. Сатучыларга озак саклана торган азык-төлек, савыт-саба, кием, төзелеш һәм башка материаллар һәм инструментлар сатып алучы чит кешеләрнең барлыкка килүенә аерым игътибар бирергә кушылды. 

 

- Утырыш вакытында район башлыгы, террорга каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе Ленар Зарипов чит илләрдән килүче гражданнарга игътибарлы булырга, миграция хезмәте, эчке эшләр бүлеге белән берлектә гражданнарнын теркәлмичә һәм документларсыз яшәвен ачыклау буенча эш алып барырга кушты. Бу эш сездә ничек оештырыла?

 

- Әйткәнемчә, бездә читтән килеп урнашкан гаиләләр әлегә юк. Ләкин юл буенда урнашкан авыл буларак, мәчетләребезгә чит гражданнар килергә мөмкинлеген без истә тотабыз. Җирлектә  Иске Айман һәм Колын авылында ике мәчет бар. Алар муниципаль хакимият органнарының даими игътибарында. Мәчетләрнең эшчәнлеге этник һәм конфессияара конфликтларга юл куймау буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән. Авыл җирлегендә православие динен тотучы гыйбадәтханәләр яки башка дини учреждениеләр юк. Полициянең участок вәкиле  белән берлектә Иске Айман авыл җирлеге халкы белән милләтара конфликтларны кисәтүгә юнәлдерелгән даими профилактика эше алып барыла. Җирлектә дини хәл һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклы. 

 

- Авылда мәдәни чаралар еш уздырыла. Мәктәпләрегездә дә уку, укыту процессы уңышлы оештырыла. Мәдәният һәм мәгариф оешмаларында профилактика йөзеннән нинди чаралар үткәрелә?


-  Терроризмга каршы көрәш максатларында, массакүләм чаралар уздырыла торган авыл җирлеге мәдәният учреждениеләренә аерым игътибар бирергә тырышабыз. Мондый чаралар вакытында клуб хезмәткәрләре бинага керү урынында даими дежурлык алып баралар. Иске Айман авыл җирлеге территориясендә  бер гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Мәктәпнең профилактик эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып  укучылар арасында экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау тора. Иске Айман мәктәбендә балаларның һәм яшьләрнең террорчылык идеологиясенә бирелү йогынтысын киметү максатында, балалар һәм яшүсмерләр арасында экстремизмны иртә ачыклау һәм профилактикалау буенча системалы эш алып барыла. Куркынычсызлыкны тәэмин итү, террорчылыкка каршы яклау буенча эшчәнлектә,  экстремизмга каршы көрәштә Федераль законнар, Хөкүмәт карарлары, белем бирү процессында файдалану өчен методик материалларга нигезләнеп эш итәләр.  Белем бирү процессының барлык катнашучыларының иминлеген тәэмин итү максатыннан 2022-2023 уку елы дәвамында мәктәптә экстремизм һәм террорчылык буенча түбәндәге профилактика эшләре алып барылды. Мәктәп хезмәткәрләренә даими инструктаж үткәрелә, мәктәп бинасында, территориядә чит кешеләр булуга көндәлек контроль ясала, катгый кереп-чыгу режимы булдырылды, педагогларның һәм мәктәп администрациясе әгъзаларының расланган график буенча кизү торуы оештырылды, кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар комплексы эшләнде.

 

- Әйе, мәктәпләрдә бу уңайдан катгый чаралар күрелә, барысы да балалар, укытучылар, башка хезмәткәрләрнең иминлеге өчен бит.

 

- Иске Айман мәктәбен көн саен иртән һәм кич каравылчы тикшереп чыга, график буенча педагоглар һәм администрация әгъзалары кизү тора.Террорчылык акты барлыкка килү куркынычы буенча персоналны һәм учреждениедәге кешеләрне эвакуацияләү планнары һәм схемалары эшләнде. Укучылар белән өйрәнүләр үткәрелде. 

 

- Чаралар үткәргәндә хокук саклау органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итәсезме?

 

-Җәмәгать, мәдәни – массакүләм, спорт һәм башка чаралар үткәргәндә тәртип саклау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Участок полициясенә һәм ДНД әгъзаларына чараларның урыны һәм вакыты турында алдан хәбәр ителә.Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору, гражданнарның тормышын террорчылык һәм экстремистлык актларыннан саклау, шулай ук җәмәгать урыннарында һәм торак секторында гражданнарның тормышы, сәламәтлеге, милке өчен куркыныч тудырган хәлләрнең барлыкка килүен кисәтү җирле үзидарә органнарының төп һәм көндәлек бурычы булып тора. Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары тырышлыкларын берләштереп кенә районда яшәүчеләрнең террорчылыкка һәм экстремизмга каршы яклану дәрәҗәсен күтәрүгә ирешеп була. 

 

- Әңгәмәгез, сорауларга бөртекләп җавап бирүегез өчен зур рәхмәт, һәркайда, һәрвакыт иминлек булсын!

Әңгәмәдәш- Ләйсән ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев