«Тамчы», «Умырзая» һәм «Лачыннар» иртәгә «Йолдызлык» суперфиналында чыгыш ясаячак
Районыбызның яшь талантлары бу көннәрдә XXIII «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә көч сынаша. Иртәгә, 12 апрельдә «Йолдызлык»ның суперфиналында вокаль ансамбльләр һәм конферанс номинациясендә Актанышлылар исеменнән биш чыгыш көтелә.
Кечкенәләр төркемендә Лилия Мостафинаның "Тамчы" үрнәк вокаль ансамбле, уртанчылар төркемендә Разида Хаҗиеваның "Умырзая" үрнәк вокаль ансамбле һәм Рәфидә Насертдинованың "Лачыннар" ансабльләре сәхнә тотачак. Лилия Ялалова әзерләгән Лилия Мингазова (кечкенәләр төркеме) белән Аяз Ялалов( уртанчылар төркеме) "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясаячак. Бу хакта безгә "Йолдызлык"та актанышлылар коллективын җитәкләүче район сәнгать мәктәбе директоры Айгиз Мәгъдәнов хәбәр итте.
Укучыларыбызга фестивальдә бәхет елмаюын теләп калабыз! Сезне җиңүчеләр рәтендә күрергә телибез, уңышлар сезгә, балалар һәм педагоглар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев