11 май 2026 яңалыклары
-
Хәтер мәңгелек: Югары Яхшыйлылар Җиңү бәйрәмен зурлап каршы алды
Югары Яхшый авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бик матур һәм тантаналы бәйрәм узды. Авыл халкы бу изге көнне зур ихтирам һәм ихласлык белән каршы алды, бәйрәмдә теләп катнашты.
-
Шифалы үләннәр дөньясында: Актанышның беренче мәктәбендә «Фиточәй» проекты уңышлы тормышка ашырыла
Актанышның 1нче санлы мәктәбендә химия-биология укытучысы Эльвира Фәнис кызы Вәлиева җитәкчелегендә кызыклы һәм файдалы проект эшләп килә. 8нче «Т» сыйныфы укучылары белән бергәләп оештырылган бу проект «Фиточәй» дип атала. Әлеге проектны укучылар Әтиләр советына килгән кунакларга тәкъдим иттеләр.
-
Татарстанда сукбай хайваннарга кагылышлы яңа тәртип гамәлгә кертелә
Татарстанда сукбай хайваннар белән эшләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Республика Министрлар Кабинеты кеше сәламәтлеген һәм иминлеген саклау максатында махсус режим кертү турында карар кабул итте. Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
-
Язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы: белгеч киңәшләре
Язгы һәм җәйге кояшлы көннәр — балалар өчен иң күңелле вакыт. Әмма нәкъ менә шушы чорда янгын чыгу очраклары да арта. Бу хакта без Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Илгиз Рәшитов белән сөйләштек.
-
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Яңа Кормаш, Татар Суксуы һәм Карт авылларында тантаналы митинглар узды
Яңа Кормаш, Татар Суксуы һәм Карт авылы халкы, укучылар, хезмәт ветераннары һәм кунаклар һәйкәлләр янына җыелып, Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән якташларыбызны искә алды.
-
ТЫНЫЧ ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН ХӨРМӘТ КАЗАНГАН КЕШЕ
Һәр төбәктә үзенең тыныч хезмәте, намуслы яшәеше белән тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казанган кешеләр була. Алар дан-шөһрәт эзләми, күзгә күренергә омтылмый. Әмма нәкъ менә шундый шәхесләр туган як тарихын саклый, кешеләр күңелендә игелек орлыклары чәчә.
-
Остаз һәм аның горурлыгы – укучылары
Математика кебек төгәл фән укытучысы булу – ул бары тик формулалар гына түгел, ә сабырлык, таләпчәнлек, логик фикерләү һәм иң мөһиме – укучыга ихлас мөнәсәбәт дигән сүз.
-
Май аенда балык тоту: серләр, киңәшләр һәм балыкчылар календаре
Май ае — балыкчылар өчен иң кызыклы һәм вакыйгаларга бай чорларның берсе. Җәйгә аяк басар алдыннан табигать уяна, сулыклар җанлана, ә бу исә балык тоту өчен аеруча уңай шартлар тудыра. Бу чорда балыкчылар календаре буенча активлык арта, һәм дөрес алымнар кулланганда уңышлы тотымга ирешү мөмкинлеге зур.
-
Бердәм булсак — Җиңү безнеке!
Иске Җияш һәм Теләкәй авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинглар узды.
-
Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш!
9 Май -»Җиңү көне». Безнең һәрберебез өчен дә изге бәйрәм һәм без илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү турындагы хәтерне киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.