Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кече дусларыбыз

Татарстанда сукбай хайваннарга кагылышлы яңа тәртип гамәлгә кертелә

Татарстанда сукбай хайваннар белән эшләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Республика Министрлар Кабинеты кеше сәламәтлеген һәм иминлеген саклау максатында махсус режим кертү турында карар кабул итте. Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Яңа тәртип республика территориясендә сукбай хайваннар белән бәйле хәвефле очраклар туганда кулланылачак. Аерым алганда, ул хайваннар арасында куркыныч йогышлы авырулар таралу куркынычы булганда яки сукбай хайван кешегә зыян китергән очракта гамәлгә кертеләчәк.

Махсус режим кертү турында тәкъдим белән муниципаль хакимиятләр Татарстанның Баш ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итә. Карар дүрт эш көне дәвамында кабул ителә. Әгәр кеше сәламәтлегенә зыян килгән булса, чаралар тизләтелгән тәртиптә — ике эш көне эчендә күрелә.

Әлеге режим вакытында билгеләнгән һәм стерилизацияләнгән сукбай хайваннарны да тоту рөхсәт ителә. Алар вакытлыча тоту пунктларына урнаштырылачак. Әгәр 20 көн дәвамында хайванның хуҗасы табылмаса яки аны алырга теләүче булмаса, аны йоклату турында карар кабул ителергә мөмкин.

Шулай ук вакытлыча тоту пунктлары хуҗалары һәр тотылган хайван турында мәгълүматны өч көн эчендә интернет-ресурсларда урнаштырырга тиеш булачак. Бу югалган йорт хайваннарын хуҗаларына кире кайтару мөмкинлеген арттыру өчен эшләнә.

Рәсми вәкилләр белдергәнчә, әлеге чаралар беренче чиратта гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта хайваннарга карата җаваплы һәм кешелекле мөнәсәбәт сакланырга тиеш.

Карар нигезендә, махсус режим өч айдан да озаграк дәвам итә алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев