Язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы: белгеч киңәшләре
Язгы һәм җәйге кояшлы көннәр — балалар өчен иң күңелле вакыт. Әмма нәкъ менә шушы чорда янгын чыгу очраклары да арта. Бу хакта без Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Илгиз Рәшитов белән сөйләштек.
— Илгиз әфәнде, ни өчен нәкъ менә яз һәм җәй айларында янгын куркынычы арта?
— Бу чорда балалар күбрәк өйдә ялгыз кала, урамда озаграк уйный. Кызганычка каршы, янгыннарның күп өлеше нәкъ менә саксызлык һәм балаларның ут белән шаяруы аркасында килеп чыга. Бала үзен олыларча тотарга тырыша, ләкин утның никадәр куркыныч булуын аңлап бетерми.
— Өй шартларында нинди факторлар янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин?
— Мондый сәбәпләр бик күп. Мәсәлән, микроволновка — бала уенчыкларны эченә тыгып кабызса, ул шунда ук очкынлана башларга мөмкин. Плитә дә куркыныч: бала аны сизмичә кабызып җибәрергә мөмкин. Электр лампочкалары, розеткаларга артык йөкләнеш, төзек булмаган чыбыклар — болар барысы да янгынга китерергә мөмкин.
Шулай ук электр приборларын розеткада караусыз калдыру, зарядкаларны озак вакыт өзмичә тоту да хәвефле. Бензин, лак кебек тиз кабынып китүче матдәләр аеруча куркыныч — аларны бала кулы җитмәслек урында сакларга кирәк. Шырпы, зажигалка, хәтта учак ягу омтылышлары да зур фаҗигагә китерергә мөмкин.
— Балаларга нинди кагыйдәләрне иң беренче чиратта өйрәтергә кирәк?
— Иң мөһиме — курыкмаска һәм дөрес эш итәргә өйрәтү. Янгын чыкса, беркайчан да яшеренергә ярамый. Карават астына, шкафка кереп качу — иң зур хата. Балага тиз арада өйдән чыгарга кирәклеген аңлатырга кирәк.
Шулай ук ул 101 яки 112 номерларына шалтыратырга, адресын төгәл әйтергә тиеш. Төтен булганда идән буйлап шуышырга, борын-авызны дымлы чүпрәк белән капларга кирәклеген дә белү мөһим. Әгәр кием кабынса — туктарга, егылырга һәм тәгәрәргә кирәк.
Тагын бер мөһим кагыйдә: уенчыклар яки хайваннар өчен ут эченә кире керергә ярамый.
— Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Иң беренче чиратта, үзегездән башлагыз: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Балаларга кечкенәдән үк аңлатыгыз, мисал күрсәтегез. Куркыныч әйберләрне күз уңында калдырмагыз.
Онытмагыз: янгынны сүндергәнгә караганда, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк. Гади генә саклык чаралары сезнең һәм балаларыгызның гомерен саклап калырга мөмкин.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
— Сау-сәламәт булыгыз, иминлекне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев