Остаз һәм аның горурлыгы – укучылары
Математика кебек төгәл фән укытучысы булу – ул бары тик формулалар гына түгел, ә сабырлык, таләпчәнлек, логик фикерләү һәм иң мөһиме – укучыга ихлас мөнәсәбәт дигән сүз.
Филиза СӘЛАХОВА
Мәгариф ветераны Әнүдә Галиәхмәтова – шушы сыйфатларны үзендә туплаган остаз.
Татарстанның атказанган укытучысы, Актанышның беренче мәктәбендә математика-геометрия фәненнән белем биреп, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы педагог Әнүдә Галиәхмәтова күңеле белән әле дә укучыларына тартыла.
Әнүдә Хаҗиәхмәт кызы болай дип искә ала:
– Һөнәремә гашыйк кеше мин, төгәллек, таләпчәнлек, эшкә фанатларча бирелгәнлек, һәр эш алымына карата үз фикерем, үз карашым булды. Укытуның сыйфатын күтәрү, балаларга математикадан белем бирү өчен балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәресләргә иҗади эзләндем. Яңа алымнарны, стандарт булмаган методларны киң кулланырга, укучыларга бирем һәм мәсьәләләрне иҗади үтәргә, чишәргә өйрәтергә тырыштым, – ди ветеран-педагог.
Ул укучыларын хезмәт сөючән, кешелекле, намуслы, мөстәкыйль, үз-үзләренә хөрмәт күрсәтү күнекмәләре белән тәрбияләүгә барлык көчен һәм сәләтен бирә. Бу хезмәтнең нәтиҗәләре дә ачык күренә.
1996 елда студентлар анкеталары тәкъдиме буенча Сорос фонды премиясе лауреаты була. Шәхсән аның исеменә тулы комплектлы өч компьютер кайтарыла, һәм ул аларны мәктәпкә кулланырга бирә. Районда беренчеләрдән булып математика дәресләрендә компьютер куллана башлый.

Саннар аша тәрбияләнгән буыннар
Аның укучылары район математика олимпиадаларында беренче урыннар яулый.
Республика олимпиадасында икенче турга үтеп, уңышлы чыгыш ясаган Рәшит Низамов җәйге “Квант” лагерена чакырыла, 131 нче мәктәпнең 9-10 сыйныфын тәмамлап, университетның мехматына укырга керә.
“Математик лицейны тәмамлаган укучылар да чишә алмаган эшләрне мин чиштем”, – дигән сөенечле хәбәрләр дә килеп ирешә.
Нияз Рәхимов 6 нчы сыйныфтан республикакүләм математик олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясап, “Сәләт” лагерена чакырыла. Хәзер ул Иннополиста эшли.
Тырыш олимпиадачылары Е. А. Сабирова, Р. Ф. Сәрвәрова, остаз-укытучылары Әнүдә Хаҗиәхмәт кызына алмаш булып, беренче мәктәптә укыту хезмәтен сайлаганнар. Математика укытучылары һәм әлеге фән белән бәйле һөнәр үзләштерүчеләр арасында И. Маликов, Г. Шәйхразыева, Ә. Гомәрова, Л. Маликова, З. Ибнеева, Л. Камилҗанова, Г. Бәдертдинова, А. Сәетов, А. Кәрамов, Л. Газетдинова, Р. Сәлахова, Р. Гайнетдинов, Л. Софьянова һәм башка бик күп укучылар үзләренең эшләре белән укытучыларын сөендергәннәр.
Алар арасында пединститутның башка факультетын тәмамлап, математика укыткан Гүзәлия Гыйльфанова-Шәрифуллинаның, физмат лицеен тәмамлаган студентлар да чишә алмаган биремнәрне чишкән Лилия Дәүләтбәкованың рәхмәт сүзләре дә остазга барып ирешкән.
Төгәллек һәм тугрылык
Әнүдә Галиәхмәтова район методика кабинеты каршындагы медаль эшләрен тикшерү һәм олимпиадалар үткәрү комиссияләрендә 1980 елдан алып пенсиягә киткәнче эшли. “Районда медаль эшләре аның кулыннан үтсә, Казанда да үтәчәк”, – дигән фикер таралган.
1995-2002 елда физика, математика, информатика укытучыларының район берләшмәсен җитәкләп, укытучыларны мәгарифтәге яңалыклар белән таныштыра. 1995-2005 елда Актаныш урта мәктәбенең физик-математик-информатикларның методик берләшмәсен җитәкли.
1985-1986 елда Погорелов геометриясе буенча яңа программаларны өйрәтү курсларында укып кайтып, район укытучылары өчен атналык курслар оештыра һәм геометрияне яңа программа белән укытуны башлап җибәрә.
ИПКРО, ТИУУ, РОНО курсларында тәҗрибәсе белән уртаклаша, ачык дәресләр бирә, 7 нче сыйныф Атанасян геометриясен рецензияли. 2001 елның 28 февралендә IV республика авторлык программалар һәм укыту-методик материаллар конкурсында 7-11 нче сыйныфлар өчен инновацион идеяләрне үз эченә алган математика программасы өчен II дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Җәмәгать эшләрендә дә актив була: пионерлар йорты байракчысы, КПСС райкомы соравы буенча күчмә бәрхет кызыл байраклар һәм вымпеллар чигүдә катнаша. 1974-1975 елда Рәмзия Исрафилова һәм баянчы Азат Нәҗмиев белән “Үзәк” хуҗалыгының радиотапшыруларын алып бара.
Аның хезмәте күпсанлы бүләкләр белән бәяләнгән: 1978 елда “Социалистик ярыш җиңүчесе”, 1983 елда “Иң яхшы кул эше остасы”, 1984 елда РСФСРның мәгариф отличнигы билгесе, 1993 елдан “Укытучы-методист”, 1996 елдан “Әйдәүче укытучы”, ә 2006 елның 26 гыйнварыннан – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.
Яхшы укучылар укытучыны сөендерә
Иң зур горурлыгы – укучылары. Аеруча, 2002 елгы 11 нче А сыйныфы шаккаттыра: мәктәп тарихында беренче тапкыр, бер сыйныфтан 9 медалист чыга. Алар арасында Ләйсән Акмалова, Лилия Тимирова – алтын медаль ияләре. Лилия Тимирова – 2012 елдан филология фәннәре кандидаты.
Көмеш медальгә мәктәпне тәмамлаучылар: Ләйлә Газетдинова, Руслан Заманов, Радик Мәрдәнов, Римма Сәлахова, Альберт Трегулов, Кристина Усманова, Гөлнара Шәехова.
Айсылу Сәитова һәм Рушания Сираеваның аттестатлары гел “5”ле билгеләрдән тора.
Ләйсән Акмалова, Руслан Заманов, Лилия Мансурова, Римма Сәлахова, Лилия Тимирова югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамлыйлар. Рәзилә Рәсүл кызы Кадыйрова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була.
Бу исемнәр – укытучы хезмәтенең иң матур дәлиле. Чөнки чын укытучы үзен түгел, ә укучыларын данлый. Әнүдә Галиәхмәтова нәкъ шундый остазлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев