12 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Ак чыршы (пихта) мае бик күп чирләрдән дәва
– Тын юллары өчен файдалы. Аны астма, пневмония, бронхит, грипп вакытында кулланалар. Ютәлләгәндә аны аркага, күкрәккә сөртеп, җиңелчә массажлап ятарга кирәк.
-
Мортаза Рәхимовның үлем сәбәбе билгеле булды
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның үлем сәбәбе билгеле булды. “Mash” хәбәр итүенчә, ул коронавирустан соң тулысынча савыга алмый. Үлем сәбәбе дә – чир нәтиҗәсендә барлыкка килгән тромбоз.
-
Безнең фотоларда - кышкы мизгелләр
Көннәре салкын, битләрне чеметә торган җил-буранлы булса да туган ягымны аклыкка төргән кыш күңелемә бик якын. Күккә омтылган гаскәр кебек чыршылар Актанышның бизәге. Ап-ак кар бүрекләр киеп алган чыршылар янәшәсендә нәфис каен кызлары бәс белән капланган. Бозлы яңгырда бәллүр астында калган кып-кызыл миләшләр кояш нурында ялтырый. Мәктәптән кайтучы укучыларга салкыннар бармы да юкмы- рәхәтләнеп карда әүмәкләшәләр, бер-берсенә кар йомарламнары ыргытып уйныйлар. Безнең фотомизгелләрдә- кышкы Актаныш.
-
КФХ «Фардиева Х.Г.» приглашает на работу охранников
КФХ «Фардиева Х.Г.» приглашает на работу охранников.
-
«Транснефть – Прикамье» подвело итоги благотворительной деятельности в 2022 году
«Транснефть – Прикамье» в 2022 году оказало благотворительную помощь 28 организациям, в числе которых общественные, образовательные, медицинские учреждения и благотворительные фонды в регионах ведения производственной деятельности.
-
Бүген таң алдыннан Аеш авылында шәхси йорт янды: сәбәбе- электр җиһазлары төзек булмаган (фото һәм видео)
Аеш авылында яшәүче Дилүс Гыйлаҗевны бүген урамда ниндидер тавыш уята. Әле теге, әле бу тәрәзәдән тавыш чыганагын эзли ул. Баксаң, күршедәге йорт яна, түбәдәге шиферлар бер-бер артлы шартлый башлаган.
-
Район хуҗалыклары маллары зәмхәрир салкыннарны исән-сау кичте
Зәмхәрир салкыннар авыл хуҗалыгы өчен дә эзсез узмады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бу көннәрдә уяу торып, малларны исән-сау саклап калуын билгеләп узды.