Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген таң алдыннан Аеш авылында шәхси йорт янды: сәбәбе- электр җиһазлары төзек булмаган (фото һәм видео)

Аеш авылында яшәүче Дилүс Гыйлаҗевны бүген урамда ниндидер тавыш уята. Әле теге, әле бу тәрәзәдән тавыш чыганагын эзли ул. Баксаң, күршедәге йорт яна, түбәдәге шиферлар бер-бер артлы шартлый башлаган.

        Дилүс абый каушавын тиз генә җиңеп хатынын йокысыннан уята, авыл чатына яза, күршеләренә хәбәр итә. Авыл җирлеге башлыгы Дилүс Әхәтов янгын хәбәре турында белүгә район янгын сүндерүчеләренә һәм "Нигез" хуҗалыгының янгын сагы хезмәтенә җиткерә.

103 янгын сагы хезмәткәрләре санаулы минутлар эчендә Аешта була инде. Шулай итеп янгын сүндерүчеләр Ушаковларны да, авылны да фаҗигадән саклап кала.

 - Бүген 4 сәгать 26 минутта Аеш авылының Ленин урамындагы 5 нче йортта янгын чыгу хәбәре керде. Беренче санлы янгын сүндерү бүлекчәсе шунда ук әлег объектка китте. Йортның түбәсен ачык янгын каплап алган иде. Янгын сүндерүчеләрне шәхси йортның күршесендә яшәүчеләр каршы алды. Йортның эчендә кешеләр табылмады, зыян күрүчеләр, һәлак булучылар булмады.Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча янгынның сәбәбе электр җиһазлары белән саксыз эш итү дип фаразлана,- дип журналистларга аңлатма бирде 103 нче янгын сагы җитәкчесе, эчке хезмәтләр лейтенанты Илдар Мортазин. 

              Аеш авыл җирлеге башлыгы  Дилүс Әхәтов

бу гаиләнең күчеп килгәннән бирле начар тормыш рәвеше алып баруын, ир белән хатынның, уллары белән бергәләп даими эчүчелек белән шөгыльләнүе турында ачынып сөйләде.Соңгы бер елда гына да Ушаковлардан күршеләре авыл җитәкчелегенә берничә тапкыр зарланып мөрәҗәгать иткәннәр. Ана кеше психоневрологик авыру белән хастаханәдә исәптә, уллары исә полиция бүлегендә исәптә тора. Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, эчүчелек белән шөгыльләнү тукталмый. Хәтта кичә генә дә полиция хезмәткәрләре Ушаковларның тәртипләрен карап, тикшереп киткән. 

- Бу гаилә авыл өчен афәт булды инде ул. Алар мин хуҗалыкта эшләгәндә үк күчеп килделәр. Авыл җирлеге җитәкчелеге дә, авыл халкы да аларның нинди икәнлекләрен белмәде- интернеттагы игълан буенча туганнары шушы йортны сатып алган. Бик тәртипсез гомер иттеләр, алар күчеп килгәннән бирле ут-күз чыкмасын дип куркып яшәлде.  Ярый әле бүген шифер шартлаган тавышны ишетеп алдым, йокының иң тәмле чагында, төн уртасында булса уянып та булмас иде,- дип сөйләде янгынны беренчеләрдән күргән  Дилүс Гыйлаҗев. 

               Бүген Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев та фаҗига булган урында булды, Аеш авыл җирлеге башлыгы Дилүс Әхәтов белән берлектә хуҗалар белән очрашып янгын китергән зыянны бетерү турында фикерләштеләр.  

 Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ". Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев