Безнең фотоларда - кышкы мизгелләр
Көннәре салкын, битләрне чеметә торган җил-буранлы булса да туган ягымны аклыкка төргән кыш күңелемә бик якын. Күккә омтылган гаскәр кебек чыршылар Актанышның бизәге. Ап-ак кар бүрекләр киеп алган чыршылар янәшәсендә нәфис каен кызлары бәс белән капланган. Бозлы яңгырда бәллүр астында калган кып-кызыл миләшләр кояш нурында ялтырый. Мәктәптән кайтучы укучыларга салкыннар бармы да юкмы- рәхәтләнеп карда әүмәкләшәләр, бер-берсенә кар йомарламнары ыргытып уйныйлар. Безнең фотомизгелләрдә- кышкы Актаныш.
Кышкы мизгел.
Болыннар изрәп йоклыйлар
Ак карлар кочагында
Ә карлар йөгереп җылына
Бураннар учагында.
Наратлары горур тора
Кышкы урман сагында.
Шаян җилләр тибрәләләр
Каеннар ботагында.
Аклыкларга чигү чигеп
Куяннар чабып үткән.
Шаян җилләр койма койган
Юлларга ап-ак көрттән.
Куаклар төш күреп йоклый
Ябынып кардан юрган.
Бу кышның матур мизгеле
Күңелдә кала торган.
Кышкы романс җырлый күк
Чыршылар уңда, сулда.
Кар бөртекләре күз кыса
Боланнар үткән юлда.
Гафифә Гаффарова шигыре.
Ләйсән ГАЗИЗОВА фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев