Мортаза Рәхимовның үлем сәбәбе билгеле булды
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның үлем сәбәбе билгеле булды. “Mash” хәбәр итүенчә, ул коронавирустан соң тулысынча савыга алмый. Үлем сәбәбе дә – чир нәтиҗәсендә барлыкка килгән тромбоз.
Язуларынча, Мортаза Рәхимов 2020 елның җәендә ковид йоктыра. Ул чирне җиңә, ләкин катлауланулар барлыкка килә. Бер елдан соң ул Сугыш ветераннары госпиталенә эләгә. Мортаза Гобәйдулла улы, ныклап чирләп китүдән куркып, кешеләр белән якыннан аралашмый.
Октябрь аеннан ул авыр хәлдә була. Әмма соңгы сәгатенә кадәр үз аңында кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев