Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Такталачык мәктәбендә Чечняда хәрби хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Нияз Фәтхуллин исемен мәңгеләштерделәр

Әфган сугышында һәм Чечняда хәрби хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан солдатларыбыз үзләренең берләшмәләрен төзеп бик кирәкле эш башкаралар. Ватаныбызга куркыныч янаган вакытларда кулларына корал алып дошманга каршы көрәшкән егетләрнең исемнәрен мәңгеләштереп яшь буынга патриотик тәрбия бирәләр, батырларның исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә таныталар. Бүген әнә шундый изге эш Такталачык авылында башкарылды. Чечня сугышы ветераны Нияз Фәтхуллин истәлегенә мәктәп диварына хәтер тактасы куелды.

Нияз Фәтхуллин 1984 елда Такталачык авылында туа, 1991-1998 елларда Такталачык мәктәбендә укый. 2002 елның 20 июлендә хәрби хезмәткә китә.

2002 елның 29 ноябреннән 2004 елның 19 мартына кадәр Чечня Республикасында барган хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

Ни кызганыч, ике елга якын утлар-суларда сынмаган, сыгылмаган райондашыбызның гомере кыска була, Нияз Рафис улы 2023 елның 4 декабрендә вафат була.

Бүген Нияз Фәтхуллинның исемен мәңгеләштерү йөзеннән укыган мәктәбендә тантаналы чара узды, батыр егетнең исеме «Батырлар даны» музей- почмагындагы стендта урын алды. Биредә Нияз Рафис улының бик матур фоторәсеме куелган, тормыш биографиясе язылган. 

Мәктәп укучылары катнашындагы патриотик очрашуда чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев, Чечня хәрби хәрәкәтләре берләшмәсе җитәкчелеге барысы да Нияз Фәтхуллинның батырлыгы турында үрнәк итеп сөйләделәр. Авыл имамы Мөдәрис абый аның рухына изге Коръән аятьләре багышлады. 

Айнур Гыймадиев фотолары

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев