Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Чаллы ярминкәсендә сату итә

14 сентябрьдән Яр Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елдагыча әлеге ярминкәләрдә актив катнаша, шәһәр халкына сыйфатлы ит, сөт, яшелчә продукциясе тәкъдим итә. Бүген дә райондашларыбыз иртәннән үк сату нокталарын экологик чиста азык-төлек белән тәэмин итеп куйды.

Чаллыдагы ярминкәдә бүген Актанышның «Татпотребсоюз» оешмасы, фермер хуҗалыклары катнаша.

Кош һәм сыер ите, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, йомырка, шикәр, көнбагыш мае, он һәм кондитер эшләнмәләре- безнең сату рәтләрендә әлеге товарларны сатып алырга тулы мөмкинлек бар.

Ярминкәләр уздырыла торган урыннарда контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан җәмәгать тәртибе саклана, гамәлдәге законнарның сатыла торган продукциянең сыйфатына һәм иминлегенә карата таләпләр үтәлеше тикшерелә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев