16 апрель 2026 яңалыклары
-
Альфия Когогина: Вместе с Правительством вырабатываем решения для плавной адаптации малого бизнеса к налоговым изменениям
Государственной Думой принят закон, смягчающий налоговые условия для ряда предпринимателей.
-
Актанышның медицина хезмәткәрләре «Сәламәтлек Олимпы» Спартакиадасында катнаша
Татарстан Республикасында медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек Олимпы» дип аталган зур күләмле Спартакиада башланып китте. Әлеге проект табибларны, шәфкать туташларын, фельдшерларны һәм медицина оешмаларының административ хезмәткәрләрен берләштерә. Актаныш районы үзәк хастаханәсе коллективы да әлеге Спартакиадада актив катнаша. Баш табиб Айдар Хәев җитәкчелегендә табиблар, шәфкать туташлары һәм башка медицина хезмәткәрләре спорт ярышларында үз көчләрен сынап карыйлар.
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча зур җиңү!
Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII Халыкара олимпиадада катнашып, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф укучылары Ильясова Энҗе, Харисова Гүзәл һәм 11 сыйныф укучысы Шакирова Лиана призер исеменә лаек булдылар!
-
«Киләчәккә адым» – иҗат, осталык һәм бердәмлек мәйданы
Россия Федерациясендә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгы кысаларында уздырылган «Киләчәккә адым» техник иҗат фестивале быел да үзенең киң колачы һәм бай эчтәлеге белән аерылып торды. Әлеге чара яшьләрнең фән һәм техника өлкәсендәге иҗади потенциалын ачу, проект-технологик фикерләүне үстерү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм киләчәк һөнәргә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
-
Актанышта балалар өчен файдалы экскурсия: янгын-коткару бүлегенә сәяхәт
«Каенкай» балалар бакчасының уртанчылар төркеме Актанышның 103 нче янгын-коткару бүлегендә булып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән якыннан танышты һәм коткаручылар хезмәтенең әһәмиятен үз күзләре белән күрде.
-
Актанышта гомер бәйрәме: райондашыбыз 103 яшен каршылады
Актаныш авылында яшәүче Рәшидә Рәхмәтуллина 103 яшьлеген билгеләп үтте. Аны туган көне белән якыннары, туганнары һәм авылдашлары котлады.
-
Актанышта көрәш рухы: 100 яшь спортчы район башлыгы кубогы өчен келәмгә чыкты
Актаныш районында татарча көрәш буенча район башлыгы призына багышланган традицион ярышлар узды. Быелгы бәйге аеруча киң колачлы: келәмгә район мәктәпләреннән җыелган 100 яшүсмер егет чыкты. Барлыгы 17 мәктәп командасы көч сынаша.
-
Махсус хәрби операциядәге якташыбыз район башлыгы Кубогы ярышында катнашучылар белән очрашты
Актанышта узган көрәш бәйрәменең иң истәлекле мизгелләренең берсе – махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Азамат Галиев белән очрашу булды. Ул бүген «Батыр» спорткомплексында район башлыгы кубогына уза торган көрәш бәйгесе тантанасында катнашты . Өлкән лейтенант Азамат Галиев- яшь буын өчен батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык символы.
-
Актанышта район башлыгы кубогына көрәш ярышлары башланды
Бүген «Батыр» спорткомплексында Актаныш районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары уза. Бу күркәм чарага 1998 елда нигез салынган иде, һәм шуннан бирле ул бер ел да өзелмичә дәвам итә. Елдан-ел камилләшә барган әлеге бәйге бүген инде районның иң әһәмиятле спорт вакыйгаларының берсенә әверелде.
-
Бүген +15 градуска кадәр җылыта
Бүген Татарстанда һава температурасы +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
10 000 адым — тормышка бергә!
Актаныш районында «Бердәм Россия» партиясе актив буын вәкилләре белән Сәламәтлек көнен билгеләп үтте һәм «10 000 адым — тормышка бергә» акциясендә катнашты!