Актанышта балалар өчен файдалы экскурсия: янгын-коткару бүлегенә сәяхәт
«Каенкай» балалар бакчасының уртанчылар төркеме Актанышның 103 нче янгын-коткару бүлегендә булып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән якыннан танышты һәм коткаручылар хезмәтенең әһәмиятен үз күзләре белән күрде.
«Каенкай» балалар бакчасының уртанчылар төркеме, тәрбияче Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы җитәкчелегендә, Актаныштагы 103 нче янгын-коткару бүлегенә экскурсиягә барды. Кунакларны бүлек җитәкчесе Садыков Динар Ринат улы җылы каршы алды.
Экскурсия барышында балалар һәрбер кабинет белән танышты, аларның нинди җиһазлар белән тәэмин ителүен һәм нинди максатта кулланылуын белде. Янгын сүндерүчеләрнең көндәлек хезмәте, җаваплылыгы турында кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр.
Балалар өчен иң истә калганы — гараж өлеше булды. Алар махсус янгын сүндерү машиналарын якыннан карады, техника белән танышты, шулай ук практик күнекмәләр элементларын да күзәтте. Мондый тәҗрибә сабыйларда зур кызыксыну уятты.
Очрашу ахырында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре кабат искә төшерелде. Белгечләр балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңлатты.
Экскурсия истәлеге итеп, балалар һәрвакыт сакта торучы коткаручыларга үз куллары белән ясаган матур рәсемнәрен бүләк иттеләр.
Файдалы һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган бу очрашуны оештырган өчен Садыков Динар Ринат улына һәм 103 нче янгын-коткару бүлеге коллективына зур рәхмәт белдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев