Актанышның медицина хезмәткәрләре «Сәламәтлек Олимпы» Спартакиадасында катнаша
Татарстан Республикасында медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек Олимпы» дип аталган зур күләмле Спартакиада башланып китте. Әлеге проект табибларны, шәфкать туташларын, фельдшерларны һәм медицина оешмаларының административ хезмәткәрләрен берләштерә. Актаныш районы үзәк хастаханәсе коллективы да әлеге Спартакиадада актив катнаша. Баш табиб Айдар Хәев җитәкчелегендә табиблар, шәфкать туташлары һәм башка медицина хезмәткәрләре спорт ярышларында үз көчләрен сынап карыйлар.
Коллектив өчен бу чара – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау гына түгел, ә бердәмлекне ныгыту, үзара ярдәмләшү һәм командалык рухын арттыру өчен дә зур мөмкинлек. Актаныш табиблары төрле спорт төрләрендә актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.
Спартакиада программасы бик бай: волейбол, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат, домино, аркан тарту, хәтта киберспорт та каралган. Мондый төрлелек һәр катнашучыга үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Беренче этап 15 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итә һәм медицина берләшмәләре эчендә сайлап алу ярышларын үз эченә ала. Аның нәтиҗәләре буенча иң көчле катнашучылардан җыелма командалар формалаштырылачак. Финалга барлыгы 8 команда узачак, һәркайсында 60ар кеше.
Финал ярышлары 25 майдан 11 июньгә кадәр узачак һәм медицина хезмәткәрләренең тантаналы парады белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев