«Киләчәккә адым» – иҗат, осталык һәм бердәмлек мәйданы
Россия Федерациясендә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгы кысаларында уздырылган «Киләчәккә адым» техник иҗат фестивале быел да үзенең киң колачы һәм бай эчтәлеге белән аерылып торды. Әлеге чара яшьләрнең фән һәм техника өлкәсендәге иҗади потенциалын ачу, проект-технологик фикерләүне үстерү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм киләчәк һөнәргә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла.
Фестиваль кысаларында берничә мөһим конкурс һәм бәйге үткәрелде. Алар арасында «Кулибиннар XXI гасыр» яшь уйлап табучылар олимпиадасы, «Мин – мастер!» конкурсы, мәктәп укучылары өчен «Профдебют», студентлар арасында «Иң яхшы һөнәр иясе», шулай ук гади автомодельләр буенча ярышлар бар иде. Моннан тыш, иҗади юнәлештәге бәйгеләр – «Әдәби геройлар скульптура композициясендә» һәм «Авыл хезмәтчәннәре» рәсем конкурсы да зур кызыксыну уятты.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова билгеләп үткәнчә, «Киләчәккә адым» фестивале – иң яраткан проектларның берсе. Еллар узу белән аның популярлыгы кимеми, киресенчә, елдан-ел арта бара. Быел исә катнашучылар саны аеруча күп булуы белән истә калды: скульптура бәйгесенә иллегә якын эш, ә рәсем конкурсына сиксәнгә якын иҗади хезмәт тәкъдим ителгән.
Фестиваль кысаларында яңалыклар да кертелә. Быел, мәсәлән, башлангыч сыйныфлар өчен махсус рәсем конкурсы оештырылган. Ул авылда хезмәт куючы төрле һөнәр ияләрен данлауга багышланган. Шулай ук беренче тапкыр скульптура конкурсы уздырылган. Әлеге юнәлеш әле өйрәнү этабында булса да, киләчәктә аны үстерү планлаштырыла.
Скульптура эшләре тематикасы буенча татар балалар шагыйрьләренең әсәрләренә нигезләнгән. Бу исә фестивальнең тәрбияви әһәмиятен дә көчәйтә, яшь буында милли мәдәнияткә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияли.
Фестивальнең төп максаты – балаларны һәм яшьләрне бер мәйданга җыеп, аларның уртак кызыксынуларын үстерү, аралашу мөмкинлекләре тудыру һәм яңа дуслар табу. Мондый чаралар яшь буынның иҗади фикерләвен үстерүдә, һөнәри юнәлеш сайлауда һәм җәмгыятькә файдалы шәхес булып формалашуда зур роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев