Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Милләт кроссы» — бердәмлек символы

Бүген, 16 сентябрьдә, районыбыз «Милләт кроссы-2023» Гомумрусия йөгерү көненә актив кушылды. Ул 2004 елдан бирле барлык төбәкләрдә уздырыла.

Район үзәгендә һәм җирлекләрдә яшәүчеләр бу иң күмәк һәм киң күләмле йөгерү бәйгесенә кушылыр өчен хакимият бинасы алдындагы мәйданга җыелды. Ярыш уңаеннан Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тәбрик итте, спорт төрләренең, шул исәптән җиңел атлетиканың да районыбызда киң таралу алганын билгеләп үтте. 

Бик күңелле спорт чарасында район үзәге оешма-учреждениеләре вәкилләре һәм яшь райондашларыбыз катнашты. Спорт сөюче, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы якташлар яшь категорияләре буенча бүленеп, күмәклек, бердәмлек символы булган бу ярышларда үз көчләрен сынап карады.

— «Милләт кроссы» ярышында актив катнашам. Балалар бик күп — зур сөенеч, ә урта һәм олы яшьтәгеләр сирәгрәк. Соңгы елларда спорт белән мавыгучылар Актанышта артканнан-арта. Даими йөгерәм, хәрәкәттә — яшәеш бәрәкәтле, дип ихлас фикерләре белән уртаклашты "Роспотребнадзор"ның Чаллы шәһәрендәге баш табибның Актаныш районы буенча урынбасары Луиза Хафизова.

Чираттагы әңгәмәдәшем — Актанышның балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова булды:

— Коллективыбыз белән катнашырга чыктык. Һәрчак мондый чараларда актив булабыз. Әһәмиятле ярыш, йөгерү — һәркайсыбыз өчен дә бик файдалы, саулыгыбыз өчен мөһим. Бүген бу ярыш милләтләр бердәмлеген дә исбат итә. 

Резеда Наилевна, спорт белән дусмы сез?

— Җиңел атлетика белән яшьтән үк шөгыльләнәм. Әлеге спорт төренә мәхәббәтне, Яңа Әлем мәктәбендә укыганда тәүге физкультура укытучым Ришат абый Нургалиев уятты. Универститет елларында да йөгерүне ташламадым, әле дә бик яратам спортны. 

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 3 сыйныфында белем алучы Данияр Аграпов болай ди:

— Мин йөгерергә яратсам да, алҗадым шул, Юлай абый. Спортны үз итәм. Иң башта волейболга йөргән идем, дзюдо түгәрәгендә шөгыльләнеп алдым. Әлегесе көнне футбол уйныйм.

Районыбызның танылган блогеры, мөхәрриятебезнең якын дусты Алмаз Нурлыев улы Тимур белән ярышка чыккан иде. 

— Матур көнне, кояшлы көнне чын-чыннан Актанышта спорт бәйрәме үтә. Илебез буенча гамәлләштерелгән ярыш бездә ел саен зурлап үткәрелә. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, рух көрлеге, ди халкыбыз әйтеме. Ихлас котлыйбыз бәйрәм ярышы белән!

Бәйге ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Истәлекле фотосурәтләр ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев