17 март 2026 яңалыклары
-
Куркуны җиңеп — батырлыкка: Әгъбәс егете махсус хәрби операциядә
Актаныш районының Әгъбәс авылында яшәүче Дилфас Шәңгәрәев 2025 елның маенда контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Моңарчы авылдан әллә кая читкә чыгып йөрмәсә дә, Дилфас абый Ватаныбызны саклау, гаиләсе һәм балаларының киләчәге өчен җаваплылык тоеп, шушы карарны кабул итә.
-
Иминлек дәресләре: китапханәдә файдалы очрашулар узды
Язгы каникуллар алдыннан район китапханәсендә «Юл куркынычсызлыгы атналыгы» игълан ителде. Атналык кысаларында төрле яшь төркемнәре өчен файдалы һәм мавыктыргыч чаралар оештырылды.
-
Кулланучы әлифбасы: сәүдәнең дистанцион ысулы турында без нәрсәләр белергә тиеш?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Роза Галимҗан кызы Прилукова белән сәүдәнең дистанцион ысулы турында сөйләштек.
-
Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга: Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне тойдым
Бүген ТР Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында парламент белән 30 ел җитәкчелек иткән Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында игълан итте.
-
Мәчеттә ифтарлар ничек үтә?
Рамазан ае – мөселман өммәтен берләштерүче ай. Актанышта Җәмигъ һәм “Бүләк” мәчетләрендә, чиратлаштырып, көн саен ифтарлар үткәрелә. Ураза тотучы, намаз укучы райондашларыбыз шушы ифтар мәҗлесләрендә катнашып, күңелләренә рухи байлык алалар.
-
Фитр сәдакасы: кем бирергә тиеш һәм ни өчен ул мөһим?
Рамазан ае ахырына якынлашкан саен, мөселманнар арасында фитр сәдакасы турында сораулар арта. Бу гамәл Ураза гаете алдыннан үтәлә торган мөһим гыйбадәтләрнең берсе булып санала. Әмма аның асылы, кемнәр өчен мәҗбүри булуы һәм нинди хикмәтләрне үз эченә алуы турында һәркем дә тулысынча белеп бетерми.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен тапшыра
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен тапшыра. Бу хакта бүген республиканың VII чакырылыш Дәүләт Советының 19нчы утырышында билгеле булды.
-
Актаныш районы өчен 17 март көненә авыз ачу, 18 март көненә сәхәр тәмамлану вакыты
Актаныш районы өчен 17 март көненә авыз ачу, 18 март көненә сәхәр тәмамлану вакытын тәкъдим итәбез.
-
Талпанга каршы вакцинаны март аенда ук ясатырга кирәк
Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районы дәүләт баш санитар табибы урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова талпанга каршы вакцинаны марта аенда ук ясатырга кирәк дип кисәтә.
-
Авылара хәрәкәт итүче автобус маршрутларында үзгәрешләр бар
Актаныш автотранспорт хуҗалыгының авылара хәрәкәт итүче автобус маршрутларында үзгәрешләр бар.