Мәчеттә ифтарлар ничек үтә?
Рамазан ае – мөселман өммәтен берләштерүче ай. Актанышта Җәмигъ һәм “Бүләк” мәчетләрендә, чиратлаштырып, көн саен ифтарлар үткәрелә. Ураза тотучы, намаз укучы райондашларыбыз шушы ифтар мәҗлесләрендә катнашып, күңелләренә рухи байлык алалар.
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотолары
Һәр ике мәчеттә дә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку, ашау урыннары аерым урнашкан. Мондый хәл Аллаһ Раббыбыз каршында гамәл-гыйбадәтне җиренә җиткереп үтәргә уңайлылык тудыра. Иң нык күзгә ташланганы: ифтарга мәктәп укучылары, яшьләр, яшь гаиләләр күп булып киләләр. Соңыннан тәравих намазына да калалар.
Рамазан ае – мөселманнарны берләштерә торган изге ай. Рамазан аенда һәркөнне, ястү намазыннан соң, витр намазына кадәр, тәравих намазын ир-атлар да, хатын-кызлар да укый. Аны пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм даими башкарган һәм бик сирәк кенә төшереп калдырган.
Мәчетләрдә ифтарлар ничек үтә соң? Кояш баеп, офыктан югалуга азан яңгырый. Азан догасы кылына. Ураза тотучылар хөрмә җимеше һәм су белән авыз ачалар. Ифтар догасын кылына. Аннары барысы да тигез сафка басып, имамга оеп, ахшам намазы укыйлар. Хәзрәт җәмәгать белән бергә дога кыла. Шуннан соң өстәл артына утырышып, кайнар ризык белән тукланалар. Шул вакытта Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин яки кунак булып килгән хәзрәт вәгазь сөйли.
Актанышның Җәмигъ мәчетендә ифтарга Казаннан һәм тирә-як район-шәһәрләрдән хәзрәтләр килеп тора. Алабуга, Менделеевск, Зәй, Казан шәһәр һәм районнары имам-мөхтәсибләре, белем бирүче мөгаллимнәр үзләренең үтемле вәгазьләрен сөйләп киттеләр.
Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов кунак буларак катнашты. Ул Рамазан ае уразасын тотканда тыелган гамәлләр турында вәгазь сөйләде.
– “Без бүген ураза тоттык, көне буе ашамадык”, – дип әйтә алабыз. Ә “Башкалар турында начар бер сүз дә әйтмәдек, начар уй уйламадык, күзләребез ярамаган нәрсәгә күтәрелеп карамады, колакларыбыз кирәкмәгән сүзне ишетмәде, ризыкны исраф итмәдек, вакытны бушка уздырмадык”, – дип әйтә алабызмы соң? Телефоннан, телевизордан аерылып, Аллаһны зикер иттекме? – дип, көн дәвамында кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясарга этәргеч бирде.
***
Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Актанышка килгәч, Муса пәйгамбәр галәйһиссәләм белән бәйле бер кыйсса сөйләде.
Бик кыска гына итеп әйткәндә, эчтәлеге болай аның: озак вакыт яңгыр яумаган. Корылык, эсселек. Муса пәйгамбәр 70 мең гаскәрен кырга алып чыгып, гыйбадәт кылып, Аллаһтан яңгыр яудыруын сорап, дога кылалар. Ләкин яңгыр яумый, киресенчә, күк йөзендә күренгән болытлар да таралып бетә.
Пәйгамбәр Аллаһка мөрәҗәгать итеп, сәбәбен сорый. 70 мең кеше арасында берәү бар икән. Ул 40 ел буе гөнаһ кылган. Аллаһы Тәгалә аның бу гөнаһын яшергән, кешеләргә белдертмәгән, тәүбә кылуын көткән. Бу кеше үзенең гаебен таныган, Аллаһка мөрәҗәгать итеп, үзенең 40 ел буе гөнаһ кылуын, шуның аркасында догаларның кабул булмавын аңлап алган. Бик нык үкенеп, истигъфар-тәүбә кылган.
Раббыбыз аны кичергән. 70 мең кеше берьюлы кылган дога кабул булып, яңгыр ява башлаган. Бу кешенең кем икәнен Муса пәйгамбәргә дә белдертмәгән, Аллаһ Раббыбыз тәүбәгә килгән бәндәләрнең гөнаһларын кичерә. Догаларның кабул булмавында үзебез гаепле түгелме икән? Уйланырлык, гыйбрәт алырлык кыйсса бу.
***
Актанышның “Бүләк” мәчетендә ифтарлар Ришат хәзрәт Анамов һәм Әзһәр хәзрәт Заманов җитәкчелегендә уза.
Мәчеттә җылы, якты. Ике яклап ике янкорма төзелгән. Ике урында да аш-су табыны әзерләнә. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым керү ишекләре бар. Ахшам вакыты җитүгә, ифтар кылу тәртибе монда да шундый ук тәртиптә башкарыла.
Вәгазь тыңлап, дога кылганнан соң да, өйгә кайтып китәргә ашыкмыйлар. Тәравих намазын көтәләр. Шул арада мөслимәләр, чиратлашып, Коръән укыйлар. Изге Китаптан сүрәләр укуның фазыйләте бик зур.
“Бүләк” мәчетендә тәравих намазын укыганда Аллаһны зурлап зикер әйтелә. Әзһәр Заманов, Коръән аятьләренең мәгънәсен аңлатып, кыска гына вәгазь сөйләп ала.
***
Район үзәге булган Актаныш авылы мәчетләрендә ифтарлар, тәравихлар менә шулай үтә. Аллаһ Раббыбыз кабул кылсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев