Иминлек дәресләре: китапханәдә файдалы очрашулар узды
Язгы каникуллар алдыннан район китапханәсендә «Юл куркынычсызлыгы атналыгы» игълан ителде. Атналык кысаларында төрле яшь төркемнәре өчен файдалы һәм мавыктыргыч чаралар оештырылды.
Районның Үзәк китапханәсендә узган «Юл куркынычсызлыгы атналыгы» балалар һәм өлкәннәр өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде. Чараларны Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гайнанова Фәндия Зөфәк кызы һәм Актаныш районы ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мухаметова оештырды.
Атналык барышында төрле форматтагы очрашулар, фикер алышулар, тематик уеннар, мастер-класслар, күргәзмәләр һәм видеороликлар карау үткәрелде. Бу чаралар юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерергә һәм белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.
Укучылар өчен аеруча истәлекле вакыйгаларның берсе — өлкән инспектор Артур Фәвәзит улы Җиһаншин белән очрашу булды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, юлларда килеп туган төрле ситуацияләрне бергәләп анализладылар.
Чараларның берсе «ХӘЗИНӘ» клубы вәкилләре катнашында узды. Алар үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып, юлларда очрый торган хәлләр турында сөйләделәр, яшь буынга кыйммәтле киңәшләр бирделәр.
Шулай ук 7 нче «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Дилбәр Мөдәрисовна үткәргән остаханә дә зур кызыксыну уятты. Анда катнашучылар заманча фликерлар ясау буенча мастер-класста катнашып, юлларда күренеп торуның мөһимлеген үзләштерделәр.
Әлеге чараларда актив катнашкан, үз фикерләре белән уртаклашкан һәркемгә ихлас рәхмәт белдерәбез. Чөнки балалар өлкән буыннан үрнәк ала. Әйдәгез, барыбыз да үрнәк булыйк һәм юлларда имин йөрү кагыйдәләрен үтик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев