Куркуны җиңеп — батырлыкка: Әгъбәс егете махсус хәрби операциядә
Актаныш районының Әгъбәс авылында яшәүче Дилфас Шәңгәрәев 2025 елның маенда контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Моңарчы авылдан әллә кая читкә чыгып йөрмәсә дә, Дилфас абый Ватаныбызны саклау, гаиләсе һәм балаларының киләчәге өчен җаваплылык тоеп, шушы карарны кабул итә.
Бүген Дилфас Шәңгәрәев батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора. Үзенең әйтүенә караганда, контрактчы буларак, барлык тиешле түләүләр вакытында алган, айлык түләүләр килеп тора. Хәрби әзерлек узганнан соң, ул Донецк һәм Днепропетровск юнәлешләрендә хезмәт итә.
Ләкин сугышчан бурычын үтәгәндә, ике айдан соң, азат ителә торган торак пунктларның берсендә яралана. Дошманның пилотсыз очу аппараты һөҗүм итеп, мина ташлый.
— Курыктыгызмы? — дип сорадык без аннан.
— Курыкмый торган кеше юк, диләр. Әлбәттә, курку булды. Әмма паникага бирелмәдем, качарга уйламадым. Дрон мина ташлады, аягым берничә урыннан яраланды, — дип искә ала Дилфас абый.
Берничә көннән аны Ростов-на-Дону шәһәренә эвакуациялиләр. Ул Пермь һәм Казан госпитальләрендә дәвалана. Хәзерге вакытта аның хәле канәгатьләнерлек.
Бүген Дилфас Шәңгәрәев гаиләсе — хатыны Миләүшә һәм дүрт баласы янында. Ул ялда, сәламәтлеген ныгыта. Якын арада аны кабат Казан госпиталенә дәвалануга җибәрү планлаштырыла.
Шунысы бар, Дилфас абый армиядә хезмәт итмәгән, сәламәтлегендә тайпылышлар булса да 52 яшендә кулына корал алып, Ватанын сакларга китә. Бу аның туган җиренә, гаиләсенә булган мәхәббәте һәм җаваплылыгы турында сөйли.
Контрактчыларга Татарстанда ярдәм чаралары
Татарстан Республикасы контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр өчен Идел буе федераль округында иң уңай шартларның берсен тәкъдим итә, – дип, Актаныш районы хәрби комиссары урынбасары Родислав Авзалов махсус хәрби операциягә бару турындагы контрактның өстенлекләре турында аңлатты.
2026 елның 1 гыйнварыннан бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сум тәшкил итә. Шуның 2,5 миллионы республика бюджетыннан, ә 400 мең сумы Россия Оборона министрлыгы тарафыннан бирелә.
Моннан тыш, муниципаль районнар да өстәмә түләүләр каралган. Әйтик, Актаныш районында бу сумма 150 мең сум.
Моннан тыш республикада хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм системасы эшли. Ул 3000гә якын төрле ташлама һәм гарантияне үз эченә ала:
— 10 миллион сумга кадәр бурычларны гамәлдән чыгару;
— кредит каникуллары;
— балаларга бушлай туклану һәм белем алу;
— медицина реабилитациясе һәм башка ярдәм чаралары.
Шулай ук районнардан даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрелә.
Контрактны ничек төзергә?
Контракт буенча хезмәткә урнашу Татарстанда тиз һәм уңайлы оештырылган. Казанда (Воровский урамы, 25) урнашкан «Батыр» бердәм үзәге белгечләре барлык мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә: документлар, юл, туклану — барысы да оештырыла. Рәсмиләштерү 1–2 көн эчендә башкарыла.
Шулай ук сайлап алу пункты Казанда Аэропортовская урамы, 1 йорт адресы буенча эшли.
Кайнар линия телефоны: 8 800 222 59 00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев