17 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Актаныш районында сәламәтлек саклауда яңа чор: заманча кабул итү-диагностика бүлеге ишекләрен ачты
Заманча кабул итү-диагностика бүлеге ачылу белән Актаныш районында сәламәтлек саклауның яңа этабы башланды. Россия Федерациясендәге «Сәламәтлек саклау» милли проектының һәм «Демография» федераль проектының стратегик юнәлешләрен гамәлгә ашыру кысаларында Актаныш районында «Актаныш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең принципиаль яңа кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше тәмамланды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча төзелгән әлеге әһәмиятле социаль объект районда яшәүче 26 меңнән артык кешегә медицина ярдәменең сыйфатын һәм аннан файдалана алу мөмкинлеген тамырдан яхшыртырга тиеш.
-
Сыерның сөте телендә: «Әнәк» агрофирмасы өлкәннәре силос салуда хезмәт куя
«Әнәк» агрофирмасында терлек азыгы әзерләүдә өлкән яшьтәге шофер -механизаторлар да актив катнаша. Мәсәлән, агрофирманың «Кормаш» бүлекчәсендә машина йөртүче Хәмит Хуҗин белән механизатор Ситдыйк Шакировның гомуми хезмәт стажы дистә еллар белән исәпләнә.
-
Гошер сәдакасын туганнарыңа бирү ярыймы?
Гошер сәдакасы нәрсә ул, кемгә һәм күпме бирелә? Гошер — ул бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкәтнең бер төре. Ә нәрсә соң ул зәкәт, иң элек бу хакта кыскача гына карап үтик.
-
2026 елдан Россиядә иминият пенсияләре елга ике тапкыр артачак: 1 февральдән һәм 1 апрельдән
Киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы бер мөһим үзгәреш бар. Ул пенсиянең ике этаплы индексациясенә күчүгә кагыла.
-
Альфия Когогина: Механизмы поддержки малого инновационного и высокотехнологичного бизнеса будут расширены
Комитет Госдумы по малому и среднему предпринимательству поддержал и рекомендовал к принятию в первом чтении законопроект, уточняющий порядок включения в единый реестр МСП участников инновационных научно-технологических центров.
-
«Куркынычсыз атна» акциясендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары урамда буклетлар таратты
Татарстан Республикасы ЮХИДИ тарафыннан 15-21 сентябрь көннәре «Куркынычсыз атна» дип игълан ителде. Әлеге акциягә бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе белән «Алтынчәч» балалар бакчасы кушылып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара уздырды.
-
Актанышлыларны 4 октябрьдә булачак беренче көзге ярминкәгә чакырабыз
Авыл кешесенең көзге муллыкка сөенеп, куанып йөргән мәле бүген. Шәхси бакчасында, җир кишәрлегендә үстергән нигъмәтләре белән райондашларыбыз 4 октябрьдә сату итә алачак. Беренче көзге ярминкә район мәдәният сарае каршындагы мәйданда уза.
-
Актанышта «Милләтләр кроссы - 2025» узачак
Ел саен йөзләгән актанышлы “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне һәм “Татарстан кроссы” республика бәйгеләре кысаларында массакүләм кросс узышында катнаша. Милләтләр кроссы быел 20 сентябрьдә булачак. Катнашучылар парады 9:00 сәгатьтә Актаныш районы хакимияте каршында башлана. Йөгерешкә старт 9:30 сәгатьтә бирелә. Кросс районда массакүләм спорт чараларын пропагандалауда, иң көчле спортчылар һәм командаларны, гаиләләрне ачыкларга ярдәм итәчәк, шулай ук халыкны физкультура һәм спорт белән активрак шөгыльләнергә этәргеч ясар дигән ышанычта калабыз.
-
Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган белгечлекләрне атадылар
Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан Россиядә эш эзләүче гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә ярдәм итүче «Кадрлар» илкүләм проекты старт алды.
-
Сайлау нәтиҗәләре билгеле
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының авыл җирлеге Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре.
-
Пучыда махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенең йорт түбәсен алыштырдылар
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими рәвештә адреслы ярдәм күрсәтү оештырылы. Шушы көннәрдә генә яу кырындагы сугышчы Артур Фәизовның Пучы авылында яшәүче әнисе Римма апаның йортын ремонтладылар.
-
Актанышның баш урманчысы: Безгә үзебезне алыштыра торган кадрлар кирәк
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан районыбызның баш урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев белән сөйләшеп алдык.