Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

«Куркынычсыз атна» акциясендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары урамда буклетлар таратты

Татарстан Республикасы ЮХИДИ тарафыннан 15-21 сентябрь көннәре «Куркынычсыз атна» дип игълан ителде. Әлеге акциягә бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе белән «Алтынчәч» балалар бакчасы кушылып юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара уздырды.

Актанышның беренче санлы мәктәбенең «Светофорики» яшь юл хәрәкәте инспекторлары бакча нәниләрен светофорның яшел уты янгач кына җәяүлеләр кичүеннән чыгарга өйрәтте. «Алтынчәч»леләр дә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, флешмоб биеделәр.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары урамнан узып баручыларга юл кагыйдәләренә багышланган буклетлар бүләк итте, юл кагыйдәләрен үтәргә өндәде. 

Тәрбияви чараны Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова оештырды.

Инспектор Артур Җиһаншин белән иминлек нигезе- игътибарлы булуда һәм кагыйдәләрне төгәл үтәүдә икәнлеген төшендереп, әңгәмә кордылар. Балаларга төрле сораулар биреп, бигрәк тә велосипедта, мопедта йөрү кагыйдәләрен дәрәҗәдә белүләрен һәм үтәүләрен ачыкладылар.

Нигездә кызлар, малайлар биремнәрне төгәл үтәде. Велосипедта 14 яшькә кадәр әти-әниләрдән башка йөрергә ярамавын, кичен яктылык кайтаргыч элементлар тагарга һәм машина юлында атомобильләргә параллель барырга кирәклеген кабат искә төшерделәр. 

Артур Фәвәзит улы әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, автомобильгә утыру белән куркынычсызлык каешын эләктерсеннәр, балаларны бары махсус урындыкларга утыртсыннар, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, балаларга үрнәк күрсәтсеннәр, диде. 

Балалар төсле акбурлар белән тематик рәсемнәр ясап, бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрен ныгыттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев