Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Пучыда махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенең йорт түбәсен алыштырдылар

Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими рәвештә адреслы ярдәм күрсәтү оештырылы. Шушы көннәрдә генә яу кырындагы сугышчы Артур Фәизовның Пучы авылында яшәүче әнисе Римма апаның йортын ремонтладылар.

Римма Фәизова күптән түгел муниципаль район башлыгы Ленар Зариповка йорт түбәсен төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. Йорт түбәсе шактый искергән, түшәмнән өй эченә су үтә башлаган. Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны Артур Фәизовның илебез мәнфәгатьләрен яклауга керткән өлешен исәпкә алып, әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. 

Подрядчы итеп Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге "ПМК+" оешмасы сайлап алынды. "ПМК+" төзүчеләре яңгырлар башланганчы искесен сүтеп, йортны яңа, заманча һәм ныклы түбә астына керттеләр. Хәзер Римма Фәизова җылы һәм уңайлы өендә яши. Көзге яңгырлар да, кышкы бураннар да куркытмый аны. Римма апа район башлыгы Ленар Зариповка проблеманы оператив хәл итүе һәм "ПМК+" оешмасына авыр хәлдә калдырмаганнары, ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев