Актаныш

Актаныш районы

16+
КЫР БАТЫРЛАРЫ

Сыерның сөте телендә: «Әнәк» агрофирмасы өлкәннәре силос салуда хезмәт куя

«Әнәк» агрофирмасында терлек азыгы әзерләүдә өлкән яшьтәге шофер -механизаторлар да актив катнаша. Мәсәлән, агрофирманың «Кормаш» бүлекчәсендә машина йөртүче Хәмит Хуҗин белән механизатор Ситдыйк Шакировның гомуми хезмәт стажы дистә еллар белән исәпләнә.

Хәмит Хуҗин руль артында 1987 елдан бирле. "Әнәк" агрофирмасында ул ул бишенче ел эшли һәм шул вакыт эчендә төрле участокларда хезмәт куйган: басуларга тирес кертүдә катнаша, терлек азыгы әзерләү компаниясе барышында сенаж һәм силос ташый. Бер сменада ул егермегә кадәр рейс ясый.

Эш көне иртәнге 6да башлана һәм кайчак кичке алтыга кадәр дәвам итә, ә урак чорында – аннан да күбрәк, – ди Хәмит Хуҗин.  Ләкин без зарланмыйбыз. Туклану яхшы оештырылган, җитәкчеләр дә хәлебезне белеп тора. Үзем Чынык авылында яшим, бүлекчәгә йөреп эшлим.

Силос салуда иң мөһим этапларның берсе –  траншеяларда яшел массаны тыгызлау һәм трамбовкалау- әлеге эшне яңарак кына тәҗрибәле механизатор Ситдыйк Шакировка ышанып тапшырганнар. Ул куәтле К-700 тракторында силосны яхшылап таптата, чөнки азыкның кыш буе ничек саклануына турыдан-туры бәйле.

Ситдыйк Шакиров үзенең хезмәт юлын 1976 елда ук башлаган чын авыл кешесе. Шул вакыттан бирле туган җирендә хезмәт куя. Хәтта пенсиягә чыккач та, тәҗрибәле механизатор эшен яратып башкара.

Өлкәннәрнең бердәм эшләве- агрофирма терлекләренең сыйфатлы азык белән тәэмин ителүенә гарантия, димәк, савылган сөт күләме дә артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев