19 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Мөмкинлекләр бер булса да, нәтиҗәләр төрлечә
-Октябрь ае нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр начар түгел,- дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, район терлекчелек тармагы эшчәнлегенә багышланган чираттагы киңәшмәнең тәүге минутларында. Шөкер, мал саны да, җитештерелгән продукциянең күләме дә берникадәр артуга таба. Әмма, 8не асраганчы - симезне асра дип, халык белми әйтмәгәндер. Терлекчелек тармагының...
-
Чөгәнәгә юл салынды
Газетаның узган елгы 28 сентябрь санында Актаныш-Чөгәнә юлын төзекләндерүне сорап язган мәкаләм басылып чыккан иде. Чөгәнәдә туып-үскән, хәзерге вакытта да шушы җирлектә яшәүче Айдар Бакиров белән киңәшләшеп, аның исеменнән язган идем. Табигатьнең шундый матур җиренә урнашкан Чөгәнә авылына юньле юл булмау мине күптәннән борчып килде. Бу авыл үләргә аяк сузганнардан...
-
Ярышлар манзарасы
"Иман" спорт сараенда Актаныш, Әлмәт, Башкортстанның Дүртөйле районының яшь көрәшчеләре катнашында милли көрәш буенча турнир узды. Укучылырның 9 спартакиадасына сайлап алу туры буларак та үтте ул. Көрәш 12 үлчәмдә, 2 келәмдә барды. Нәтиҗәдә, үз үлчәмнәрендә җиңү яулаган И.Нургалиев, И.Галимов, З.Шәйхәйдаров, Р.Галиев, Р.Нургалиев, А.Сибгатуллин, И.Сафиуллин, Д.Нәбиев, А.Галимов, Ф.Хуҗин, Р.Низамовларның тырышлыгы белән...
-
Кадетлар сынатмый
Кәзкәй авылындагы кадет-интернат мәктәбенең пневматик коралдан ату залында ФОРПОСТ кубогына мәргәннәр көч сынады. Егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү нияте белән оештырылган әлеге бәйге тәүге тапкыр үткәрелде һәм биредә район мәктәпләрендә белем алган 60 укучы катнашты. Нәтиҗәдә, 30 команда арасында кадет мәктәбе укучылары - I, Күҗәкә командасы - II, Мари Суыксу укучылары...
-
Мәктәп – галәмнең үзәге
Мәктәп еллары - һәркем өчен иң истә калырлык еллар. Ул елларның матурлыгын, кадерен вакытлар узгач кына аңлыйсың, ә еллар үткән саен, мәктәп турындагы хатирәләр йөрәккә кадерлерәк була бара икән. Укыган чорларда мәктәп безнең өчен галәмнең үзәге иде. Монда без яңаны танып белергә, укырга- язарга, тормыш итәргә өйрәндек. Укытучыларымны зур җылылык...
-
Чал мәктәпкә – саф теләкләр
Мәктәп - белем учагы... Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның Актанышыбызда мәгърифәт нуры таратуы да гасырлар белән исәпләнә. 2012 елда Актаныш мәктәбе төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә аның тарихы белән бәйле вакыйгалар хәтерләрдә яңара. Ә бу вакыйгаларның сәйлән булып тыгыз үрелүенә мәгариф системасын елдан-ел камилләштерә барып кына ирешеп...
-
Актанышның 1нче мәктәбен тәмамлаган танылган шәхесләр
Галимәрдәнов Марсель Мәгъфурҗан улы - генерал-майор, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Фәттахов Энгель Нәвап улы - ТР мәгариф һәм фән министры Газетдинов Мөхәммәди Таҗетдин улы - Татарстанның атказанган юристы, Әлмәт шәһәрендә суд рәисе. Зиннәтуллин Назыйф Хәтмулла улы - техник фәннәр докторы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, экология һәм тереклек...
-
Беренче дип юкка әйтмиләр
Райондагы мәгариф учреждениеләренә төпле нигез салган Актанышның 1 нче урта мәктәбе бүген үзенең чал тарихын барлый - 1 гасырлык юбилеен каршы ала. Хәер, 1 гасыр дип әйтүе генә җиңел. 100 ел яки 36500 көн, яисә инде, түгәрәкләп әйткәндә 876 000 сәгать дәрес тәшкил итә ул. Бу дәвердә 7400 укучы урта,...
-
Әкият иле үзенә дәшә...
Кечкенә чагыгызда уенчыкларның җанлануына кайсыгыз гына ышанмый иде икән? Үземнең дә төн уртасына кадәр юрганны баштан ук ябынып, ике күзне генә ялтыратып, бүлмәдә курчакларымның урыннарыннан сикереп төшкәннәрен көтеп ятканымны хәтерлим. Һе, әнә бит китапларда да җәнлекләр бер-берсе белән кеше телендә сөйләшә, мультфильмнарда да уенчыклар җырлыйлар, бииләр. Димәк... Тик күпме генә...