Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Мөмкинлекләр бер булса да, нәтиҗәләр төрлечә

-Октябрь ае нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр начар түгел,- дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, район терлекчелек тармагы эшчәнлегенә багышланган чираттагы киңәшмәнең тәүге минутларында. Шөкер, мал саны да, җитештерелгән продукциянең күләме дә берникадәр артуга таба. Әмма, 8не асраганчы - симезне асра дип, халык белми әйтмәгәндер. Терлекчелек тармагының...

-Октябрь ае нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр начар түгел,- дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, район терлекчелек тармагы эшчәнлегенә багышланган чираттагы киңәшмәнең тәүге минутларында. Шөкер, мал саны да, җитештерелгән продукциянең күләме дә берникадәр артуга таба.
Әмма, 8не асраганчы - симезне асра дип, халык белми әйтмәгәндер. Терлекчелек тармагының бүгенгесен искә алып, әлеге хак сүзләргә "сөтлене" дип тә өстәп куясым килә.
Уйланырга урын бар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән ноябрь аеның тәүге көннәрендә алынган оператив мәгълүматларга караганда, район буенча хуҗалыкларда 9 меңнән артык савым сыерларының 7 проценты гына 20 килограммнан югарырак сөт бирә. Шактый савым сыерларының сөт бирүчәнлеге 10-15 килограмм белән чикләнә, андыйларның саны 3 меңнән артык. Гомумән алганда, 60 процент сыер көнгә 5-15 килограмм сөт бирә. Арада 3-5 килограммнан уздыра алмаган "әрәмтамаклар"ы да бар, дип әйтер идем, кызганыч, малның нәсел-нәсәбенә сылтап, аты-юлы белән сүгүдән генә сөт артмый, киресенчә. Аларга карата әйтәсе килгән сүзне башкаларга юллар идем мин.
-Зоотехниклар, бу - сезнең эшчәнлеккә бәя. Шуны да көйли алмагач, сезнең кирәк тә калмый..,- дип аны Дәниф Әсрар улы күптәннән ассызыклады инде.
Дөрестән дә, тиешле күләмдә сөт җитештерә алмауның төп сәбәбе кеше факторына барып тоташа. Бер үк фермада вәзгыять төрлечә була алмый. Ә хакыйкатькә килгәндә исә, нәкъ шулай. Мисал өчен, "Наратлы" ҖЧҖнең Чалманарат фермасында уртача көнлек савым 12,3, шул ук хуҗалыкның Шәбез бүлекчәсендә - 10,2, ә Гәрәй бүлекчәсендә 7,9 килограмм гына. Хәер, "Наратлы"да гына түгел, күп хуҗалыкларда хәлләр шулайрак. Нинди дә булса нәтиҗә ясауда мәгънә юк, бары тик уйланырга гына урын җитәрлек.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 14 ноябрь, 2012 90 (9733) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев