Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Чал мәктәпкә – саф теләкләр

Мәктәп - белем учагы... Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның Актанышыбызда мәгърифәт нуры таратуы да гасырлар белән исәпләнә. 2012 елда Актаныш мәктәбе төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә аның тарихы белән бәйле вакыйгалар хәтерләрдә яңара. Ә бу вакыйгаларның сәйлән булып тыгыз үрелүенә мәгариф системасын елдан-ел камилләштерә барып кына ирешеп...

Мәктәп - белем учагы... Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның Актанышыбызда мәгърифәт нуры таратуы да гасырлар белән исәпләнә. 2012 елда Актаныш мәктәбе төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә аның тарихы белән бәйле вакыйгалар хәтерләрдә яңара. Ә бу вакыйгаларның сәйлән булып тыгыз үрелүенә мәгариф системасын елдан-ел камилләштерә барып кына ирешеп буладыр. Дөрестән дә, уку-укыту алымнарының элекке дәрәҗәдә генә калмавы, буыннар чылбыры белән тәңгәлләшеп, яшь буынны үзенең артыннан ияртерлек дәрәҗәдә үсеш кичерүе мәктәпләребезнең абруен күрсәтә.
Мин үзем дә Актаныш урта мәктәбен тәмамлавым белән үземне бик бәхетле саныйм. Үз фәннәренә гашыйк, балаларны һәрнәрсәдән дә өстен күреп яратучы көчле укытучылардан белем алу, чыннан да, кешенең олы бәхете ул. Олы рәхмәт хисләре белән искә алганда, укытучыларга карата ихтирам хисләре уяна.
Еллар сиздермичә генә уза. Буыннар алышына. Кайчандыр безнең әти-әниләребез, үзебез укыган мәктәптә бүген киләчәк буынның яшь вәкилләре белем ала. Кече яшьтәгеләрне кабул итүче, зурракларны олы тормыш юлына чыгаручы һәм шулай мәңге яшь калучы мәктәпнең чал тарихы барлыгына хәтта күңел ышанмыйча да тора. Ә бит бер гасырлык тарихы булган әлеге белем йортының районыбыз тормышында никадәр мөһим роль уйнаганын санап бетерерлек түгел. Социаль-икътисади тормышыбызны яхшыртуга керткән хезмәте бихисап. Чөнки анда тәрбияләнгән райондашларыбыз, кайда гына яшәсәләр дә, туган җир, туган мәктәп белән горурлану хисе кичерәләр, яшәешебезне яхшыртуга зур өлеш кертәләр.
Кадерле укытучылар, мәгариф ветераннары, укучылар! Актаныш мәктәбендә белем алган хөрмәтле райондашларыбыз, якташларыбыз! Барыгызны да әлеге тарихи истәлекле дата уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Сәламәтлек, иминлек, тыныч көннәр, якты киләчәк һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын сезгә. Мәктәптә шат авазлар, кыңгырау чыңнары беркайчан да тынып тормасын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев