Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәп – галәмнең үзәге

Мәктәп еллары - һәркем өчен иң истә калырлык еллар. Ул елларның матурлыгын, кадерен вакытлар узгач кына аңлыйсың, ә еллар үткән саен, мәктәп турындагы хатирәләр йөрәккә кадерлерәк була бара икән. Укыган чорларда мәктәп безнең өчен галәмнең үзәге иде. Монда без яңаны танып белергә, укырга- язарга, тормыш итәргә өйрәндек. Укытучыларымны зур җылылык...

Мәктәп еллары - һәркем өчен иң истә калырлык еллар. Ул елларның матурлыгын, кадерен вакытлар узгач кына аңлыйсың, ә еллар үткән саен, мәктәп турындагы хатирәләр йөрәккә кадерлерәк була бара икән.
Укыган чорларда мәктәп безнең өчен галәмнең үзәге иде. Монда без яңаны танып белергә, укырга- язарга, тормыш итәргә өйрәндек.
Укытучыларымны зур җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә алам. Бүгенге көндә күбесе тормыштан китсәләр дә, укучыларының күңелләрендә якты эз калдырдылар алар.
Кечкенә яшьтән хезмәт тәрбиясе алуның да йогынтысы зур булды. Һичшиксез, аның тәэсирендә түземлелек, рухи ныклык, авырлыкларны җиңә белү, камиллеккә омтылыш тәрбияләнде. Ничә дистә еллар үтте, әмма туктаусыз һәм тырыш хезмәттән башка югары нәтиҗәләргә ирешеп булмавы бүген дә бәхәссез булып кала.
Мисал итеп, 1971 елның февралендә студентлар белән очрашу кичәсендә бәрәңге чистарту ярышында артык көч куймыйча гына җиңүем кебек күңелле истәлекләрне китерер идем. Әлеге вакыйга ничек кенә көлке булмасын, нәкъ менә гаиләдәге тәрбия, балачактан хезмәткә тартылу миңа тормышта, аеруча хәрби хезмәт өлкәсендә кирәкле күнекмәләр үзләштергәндә ярдәм итте.
Алга таба тормышта тагын да катлаулырак бурычларны чишәргә туры килде. Әлбәттә, вакыт туктаусыз йөгерә, күп нәрсәләр үзгәрә. Көннән-көн авыл һәм шәһәр чыгарылыш сыйныфы укучылары арасындагы чикләр һәм аермалыклар кими. Яңа заман белән бергә укыту технологияләре, стандартлары килә, яшьләр яңа мәгълүмати технологияләрне актив һәм кызыксынып үзләштерә. Безнең мәктәпнең бүгенге чыгарылыш укучылары иң заманча һәм көндәшлеккә сәләтле булуына ышанам. Бу - иң куанычлысы!
Чын күңелемнән мәктәбемнең озак еллар нәтиҗәле эшләвен, укытучылар коллективына сәламәтлек, сабырлык һәм тәрбияле, тырыш укучыларның күп булуын телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев