20 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Казанда яңа термаль комплекс 1 мартта ачылачак
Казанда Оренбург трактында төзелгән яңа термаль комплекс 1 мартта ачылачак.
-
Югары Яхшый авыл җирлеге халкы гражданнарның гомуми җыелышына җыелды
Бүген Актаныш районының берничә җирлегендә гражданнар җыены уза. Югары Яхшый авыл җирлеге халкы да авыл җирлеге башлыгының хисабын тыңларга авыл клубына җыелды.
-
Актаныш яшьләре юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чарада катнашты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә техникум студентлары һәм Актанышның икенче мәктәбенең югары класс укучылары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашты.
-
Актаныш ветеринария берләшмәсе этләргә чип кую эшен башлады
ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, хуҗалары өч ае тулып киткән этләрен электрон системага мәҗбүри теркәргә тиеш. Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов әлеге мөһим эшнең районыбызда да башланып китүен хәбәр итте.
-
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакиров 100 нче яше белән китте
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакировны 99 яше тулу уңаеннан котлады.
-
«Лачын» спорт мәктәбе шәхси беренчелек өчен чаңгы ярышлары уздырды
17 январь көнне «Бүләк» чаңгы базасында «Лачын» спорт мәктәбенең шәхси беренчелеге булып узды.
-
Пилотсыз очкычлар төне буе Казандагы вертолет заводына һөҗүм итәргә маташкан
Бүген пилотсыз очкычлар төне буе Казандагы вертолет заводына һөҗүм итәргә маташкан.
-
Бүген якташыбыз, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне
Бүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, данлыклы якташыбыз, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының тулы кавалеры, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.