Актаныш яшьләре юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чарада катнашты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә техникум студентлары һәм Актанышның икенче мәктәбенең югары класс укучылары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашты.
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова техникум студентлары һәм Актанышның икенче мәктәбенең югары класс укучылары белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча файдалы әңгәмә оештырды. Яшьләр фикер алыштылар, кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген мисаллар белән аңлаттылар.
Укучыларның, студентларның фикерләре төпле, алар юл йөрү кагыйдәләре белән кызыксыналар. Сорауларга үз фикерләрен туплап җавап бирделәр,- ди очрашу турында Ләйсән Рәзиф кызы.
Сөйләшү ахырында актив катнашып, игътибарлы тыңлаучылар истәлек бүләкләренә һәм барлык укучылар да белешмәлекләргә ия булдылар. Әңгәмәдән соң яшьләр игътибарына "ОСКОЛОК " киносы тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев