Пилотсыз очкычлар төне буе Казандагы вертолет заводына һөҗүм итәргә маташкан
Бүген пилотсыз очкычлар төне буе Казандагы вертолет заводына һөҗүм итәргә маташкан.
- иртәнге бишләр тирәсендә халык шартлауларны ишетүләрен хәбәр итте, — алар 3- 4 тапкыр кабатланган;
- иртәнге 6 туларга 10 минутта Казан аэропортында чикләүләр керттеләр, якынча бер сәгатьтән — Түбән Кама гаваненда да да самололетлар кабул итү туктады;
- иртәнге җидегә таба Казанның Мәскәү, Киров районнарында һәм башка кварталларда берничә шартлау тавышы ишетелде, Авиатөзелеш районында сиреналар гүли.
7: 20 дә Оборона министрлыгы ПВО чараларының бер пилотсыз очкычны бәреп төшерүе турында хисап тотты.
Беренче һөҗүм итү хәбәрләре килүгә республика Рәисе урынга килде. Рөстәм Миңнехановка барлык кирәкле мәгълүматләр оператив рәвештә җиткерелә. Хәзерге вакытта барлык хезмәтләр штат режимында эшләвен дәвам итә.
Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, саклану чаралары комплексы кабул ителгән, нәтиҗәдә барлык БПЛА зарарсызландырылган.
"Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр нәтиҗәләрне бетерү буенча эшне дәвам итә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев