Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакиров 100 нче яше белән китте
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакировны 99 яше тулу уңаеннан котлады.
Сегодня нашему ветерану Великой Отечественной войны Вазиху Фатиховичу исполнилось 99 лет! Он пример силы духа и стойкости для многих поколений. Его жизнь – это вдохновение для нас всех.
Вазыйх абыйны ихлас күңелдән туган көне белән тәбрик итәм! Сәламәт булып, безне, якыннарын сөендереп, Ходай биргән гомерләрне яшәргә язсын. Ул безнең горурлыгыбыз!
Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вазыйх Фатыйх улы 1926 елның 20 гыйнварында Татар Суыксу авылында туа. 1943 елны фронтка китә. 4 ай Казанда хәрби өйрәнүләр узгач, Польшага җибәрелә. Беренче Украина фронтында артиллерист булып хезмәт итә. 1944 елны каты яраланып демобилизацияләнә. Җиңүне туган авылында каршылый.
Сугыштан соңгы елларда колхозда бригадир, хисапчы булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши. Җәй көнендә авылда тора.
Вазыйх абыйны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Сәламәт булып, якыннарын сөендереп, 100 яшьлек юбилейларны каршылап яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев