20 апрель 2012 яңалыклары
-
Актанышта күзгә операция ясала башлады
16-17 апрель көннәрендә район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр күзгә операция ясалды. Беренче көнне - дүрт, икенче көнне ун ветеранга. Иң беренче булып, 92 яшьлек райондашыбыз - сугыш һәм хезмәт ветераны Садрый абый Сәхбиевкә ясалды катарактадан операция. Без аның белән ул операциягә кереп киткәнче дә, чыккач та сөйләштек. - 10 еллар...
-
Язгы кыр эшләре көндәлегеннән
18 апрель көнне "Янаул" ҖЧҖ басуларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында язгы чәчү чорында хәл ителәсе көнүзәк мәсьәләләргә тәгаенләнгән гамәли сөйләшү узды. Биредә янә җир эшкәртүнең технологик таләпләре искәртелде, эш барышында һәр басуның, һәр чәчеләсе мәйданның үзенчәлеген исәпкә алып хезмәт кую зарурлыгы ассызыкланды. Семинарда катнашучылар...
-
Каюм Насыйри исемендәге Х регионара фәнни-тикшеренү
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ тарафыннан уздырылган яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге Х регионара фәнни-тикшеренү укуларында катнашып, Актанышның 1 нче урта мәктәбенең XI сыйныф укучысы Гүзәл Фарсыева 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (укытучысы- Л.Әһлетдинова). Шул ук мәктәпнең XI сыйныф укучысы Булат Заманов һәм Х сыйныф укучысы Лиана Мәрданова...
-
Беркетмә саны кадерлеме, әллә кеше күңелеме?
Административ комиссия утырышында булып кайтканнан соң төннең уртасына кадәр күземә йокы кермәде. Сәгать уклары 12нең аргы ягына авышканчыга кадәр үз-үзем белән бәхәсләшеп, әле бер, әле икенче якка боргаландым. Җанымда ике "мин" кызып-кызып әрепләште. Хәер, берсе "мин" дә түгел иде бугай аның. Ниндидер таныш та, таныш та булмаган икенче бер тавыш....
-
Ни чәчсәң– шуны урырсың
Бакча эшләре башланырга да күп вакыт калмады. Хәзер һәвәскәр бакчачылар орлыкларны, үсентеләрне барлау, сатып алу белән мәшгуль. Кибетләрдә бүгенге көндә, хәер, аларның ниндие генә юк, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма орлыклар сайлаганда сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителә. Иң әүвәл орлыклар салынган янчыкка күз салу кирәк. Аның сатуга чыгарган вакыты,...
-
Учак бәясе – 500 мең сум
Күптән түгел ТР Министрлар Кабинетының янгыннарны кисәтү ниятеннән агымдагы елның 25 апреленнән алып 15 майга кадәр махсус янгынга каршы режим урнаштырган карары дөнья күрде. Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калучылар 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр. Җәзаның катылануына, ягъни штрафлар күләменең кискен артуына бүгенге көндә республикада торган һава...
-
Өлкәннәр компьютерны үзләштерә
Татарстанда 10 мең пенсионерны компьютер нигезләренә өйрәтү Татарстан Республикасы Кабинетлар Министрлыгы нигезендә быел гамәлгә керде. "Интернет - озын гомер" программасы һәм "Өченче буын университеты" проекты аша безнең районда компьютер курсларында 122 өлкән кеше укып чыкты. Шуларның 22се "Россия пенсионерлар берлеге" аша башлангыч уку курслары үтеп, ОВМ операторы булып чыктылар. Курслар...