Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Ни чәчсәң– шуны урырсың

Бакча эшләре башланырга да күп вакыт калмады. Хәзер һәвәскәр бакчачылар орлыкларны, үсентеләрне барлау, сатып алу белән мәшгуль. Кибетләрдә бүгенге көндә, хәер, аларның ниндие генә юк, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма орлыклар сайлаганда сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителә. Иң әүвәл орлыклар салынган янчыкка күз салу кирәк. Аның сатуга чыгарган вакыты,...

Бакча эшләре башланырга да күп вакыт калмады. Хәзер һәвәскәр бакчачылар орлыкларны, үсентеләрне барлау, сатып алу белән мәшгуль. Кибетләрдә бүгенге көндә, хәер, аларның ниндие генә юк, сайлап алу мөмкинлеге зур. Әмма орлыклар сайлаганда сак һәм игътибарлы булырга киңәш ителә.
Иң әүвәл орлыклар салынган янчыкка күз салу кирәк. Аның сатуга чыгарган вакыты, фирма исеме, адресы, телефоны, үсемлек турында мәгълүмат, сорты, партия номеры, сатуда тоту чоры турында мәгълүматлар булу бик мөһим. Әмма сатуда тоту чорын аның тишелеш вакыты белән бутарга кирәкми. Әлеге мәгълүмат бары тик сатучыда булган белешмә-сертификатларда гына була.
Шуның өчен ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең орлык күзәтчелеге бүлеге белгечләре сатып алучыларга беренче чиратта шушы белешмә-сертификатларны сорарга киңәш итә. Әлеге документсыз эшмәкәр орлык сату белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Әгәр әлеге белешмәдәге мәгълүматлар орлык янчыгындагы мәгълүматлар белән чагыша икән - димәк, орлык тикшерелгән, сыйфатлы. Белешмә орлык сатучы оешманың, шәхси эшмәкәрнең мөһере белән расланган булырга тиеш. Һәр сатып алучының әлеге документлар белән танышырга тулы хокукы бар.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 20 апрель, 2012 31 (9676) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев