Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Учак бәясе – 500 мең сум

Күптән түгел ТР Министрлар Кабинетының янгыннарны кисәтү ниятеннән агымдагы елның 25 апреленнән алып 15 майга кадәр махсус янгынга каршы режим урнаштырган карары дөнья күрде. Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калучылар 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр. Җәзаның катылануына, ягъни штрафлар күләменең кискен артуына бүгенге көндә республикада торган һава...

Күптән түгел ТР Министрлар Кабинетының янгыннарны кисәтү ниятеннән агымдагы елның 25 апреленнән алып 15 майга кадәр махсус янгынга каршы режим урнаштырган карары дөнья күрде. Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калучылар 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр.
Җәзаның катылануына, ягъни штрафлар күләменең кискен артуына бүгенге көндә республикада торган һава шартлары: коры һәм җилле көннәр сәбәпче.
Янгынга каршы урнаштырылган режим кысаларында урманда (дача, бакчаларда) учак яккан гражданнарга 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вәкаләтле затларга 15 мең сумнан алып 30 мең сумга, юридик затларга 400 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф салына ала.
Искәрмә өчен, узган ел апрель ахыры - май башында Татарстанда янгын сакчылыгы хезмәткәрләре төрле сәбәпләр аркасында янып киткән коры үлән сүндерергә 2 мең тапкыр чыктылар. 2010 елда 99 урман яну очрагы теркәлде, 168 гектар мәйдан янгыннан зыян күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев