Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актанышта күзгә операция ясала башлады

16-17 апрель көннәрендә район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр күзгә операция ясалды. Беренче көнне - дүрт, икенче көнне ун ветеранга. Иң беренче булып, 92 яшьлек райондашыбыз - сугыш һәм хезмәт ветераны Садрый абый Сәхбиевкә ясалды катарактадан операция. Без аның белән ул операциягә кереп киткәнче дә, чыккач та сөйләштек. - 10 еллар...

16-17 апрель көннәрендә район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр күзгә операция ясалды.
Беренче көнне - дүрт, икенче көнне ун ветеранга. Иң беренче булып, 92 яшьлек райондашыбыз - сугыш һәм хезмәт ветераны Садрый абый Сәхбиевкә ясалды катарактадан операция. Без аның белән ул операциягә кереп киткәнче дә, чыккач та сөйләштек.
- 10 еллар бар инде күземнең начарая башлавына. Сукмакларны күрәм, кешеләрне таныйм. Операциядән соң, газета-журналлар укып булсын иде дип телим,- диде ул. Соңрак, - Операция вакытында курыкмадым да, борчылмадым да. Бик тыныч тоттым үземне, - дип, табибларга рәхмәтен белдерде.
Районда күзгә операция ясауны көтүче 400 кеше бар. Еракка сәфәр чыгып, күп акчалар түгеп операция ясату өлкәннәребез өчен мөмкин түгел эш. Ә быел квота нигезендә, үзебездә 200 кешегә операция ясалачак.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 20 апрель, 2012 31 (9676) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев