Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
АКТАНЫШ ТУФРАГЫНДА ТУГАННАР

Отпускадагы якташыбыз: Иң олы хыялым- хәрби операция тизрәк тәмамланып, исән-сау өйгә кайту!

СВОда хезмәт итүче райондашларыбыз бер-бер артлы кыска вакытлы ялга кайттылар. Туган як, туган җирнең һавасы да икенче. Яңа Әлем авылынннан беренче озатылу белән үк хәрби операциягә алынган Инсаф Әхмәтгалиев та «Туган як нык сагындыра!» ди. Әлбәттә, һөнәрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Инсафка туган җирдән аерылып тору бер дә җиңел бирелмәгәндер. Инсаф Әхмәтгалиев кайнар ноктага киткәнче «Актаныш» агрофирмасында баш зоотехник булып эшләде.

- Инсаф, Актаныштан хәрби операциягә китүеңә 6 ай тулган, вакыт озак үттеме?

- Әлбәттә, беренче мәлләрдә озак тоелды инде. 29 сентябрьдә беренче отправка белән Казанга киттем. Анда бер ай өйрәнүләр узганнан соң ноябрьдә эшелон белән Укараинага озаттылар. СВО зонасына 15 ноябрьдә килеп кердек. 

 

- Кайнар ноктага кергәч, иң беренче нинди хисләр биләп алды?

-Борчылдык инде. Башка төрле уйлар башка килде.  Соңыннан көннәр узган саен акрынлап бу мохитка ияләштек. 

Хәрби хезмәтеңне кайда үткән идең, хәзерге вакытта нинди хәрби званиедә син?

 

- 2016- 2017 елларда Башкортстанның Алкино районында инженер-сапер гаскәрендә хәрби хезмәт үттем. Хәзерге вакытта рядовой сапермын.

-Кулыгызга  корал бирделәрме?

- Әйе, безгә кораллар бирделәр. Барыбызда да АКС-74 автоматлары. Боеприпаслар җитәрлек. Зуррак кораллар да бар. Безнең бурыч- позицияләрне бирмичә оборонаны тоту. 

 

-Рядовой укчының бер көне белән безне дә таныштыр әле. 

- Хәрби операция барышына ияләшкәннән соң безне ике атнага алгы сызыкка керттеләр. Аннан безне башкалар алыштырды. Тагын без алгы сызыкка күчтек, шунда 3 ай торабыз әле. көнебез хуҗалык эшләре белән үтә. Иртән торуга һәр блиндаждан берәр солдат, барысы 9-10 солдат иртәнге аш алырга бара. Ашханә бездән 3 чакрым ераклыкта урнашкан. Калганнар алар кайтканчы утын әзерләргә чыгып китә. Үзебез яшәгән урыннарны җылытырга мичкә ягарга посадкалардагы агачларны кисәбез. Берәү кисә, берәү агачларны бүлгәли, берәү капчыкларга тутыра.  Ә бер бер солдат һәрвакыт кизүдә,  обстановканы белү өчен тәүлек дәвамында рациядән тыңлап тора. Утынга бармаган көнне траншеялар казыйбыз. Окопларны, позицияләрне ныгытабыз. Каршы яктан ату очраклары булганда югарыга доклад җибәрелә. Бертуктаусыз баш очында каршы якның дроннары очып йөри. 

 

- Туган як нык сагындыра дидең, синең үзеңне сагынганнармы, өйдәгеләр ничек каршы алдылар?

 

- О-о-о, сөйләргә сүз җитми. Өйдәгеләр нык көткәннәр. Бик ныклап әзерләнеп, гаилә белән җыелып каршы алдылар, барысы да сагынган, исән-сау кайтуыма сөенәләр.  Барысы да кунакка чакыра, графигым нык тыгыз  (көлә).  Бар кеше килеп хәлне белә, шалтыраталар, сорыйлар, исән-сау кайтуыма бөтенләй чит кешеләр дә шатлана. Әйдә, күрешеп, сөйләшеп алыйк әле, диләр. Без гаиләдә 6 бала, күбесенең үз гаиләсе, балалары бар. Әти-әниләр дә исән-саулар. Туганнарымның балалары мин кайтуга плакатлар ясаган. 

 

-Хәрби хәрәкәткә барып кайтканнан соң тормышка карашың үзгәрдеме?

- Әлбәттә, үзгәрде. Тормышка башка яклап бәяли биргәнмен икән. Хәзер минем өчен иң кыйммәтле нәрсә- гаилә, туганнар, дуслар, аларның исән-сау булуы дип әйтер идем. Алла боерса үземнең дә исәбем-  шушы хәрби операция тәмамлангач, матур гаилә корып яшәргә телим. 

- Киләсе отпускаң кайчанрак булыр икән?

- Батальон командирлары сезгә ярты ел саен отпуска биреләчәк, әле 3-4 тапкыр ялга кайтып килерсез, диләр.

- Блиндажда ашарга әзерлисезме?

-Әйе, пешерештерәбез. Азык-төлек гуманитарка белән килеп тора. Үзебезнең волонтер кызларга, туганнарга бегә шулай күчтәнәчләр җибәреп торулары өчен зур рәхмәт! Соңгы гуманитар ярдәм белән бәрәңге, токмачлар килде. Өйдәгечә ашлар пешердек, бәрәңгеләр кыздырдык. Болай көндәлек ризыгыбыз армия ашамлыгы. 

-Район җитәкчелеге белән элемтә бармы?

- Туры элемтәдә булмасак та, хәлләребезне белеп торалар. Үзебезнең фикерләрне я туганнар, я волонтерлар аша җиткерәбез. 

- Армия хезмәтенә барырга теләүче яшьләр сирәк. Синеңчә, егетләргә хәрби хезмәт кирәкме?

Нәкъ менәхәрби хезмәт егеттән ир-егет ясый инде ул.  Хәрби хезмәтне күбрәк коры, чиста урында үтәсең. Ә операция барышы бөтенләй икенче төрле.

-  Нинди хыяллар белән яшисең?

- Иң олы хыялым- хәрби операция тизрәк тәмамланып, исән-сау өйгә кайту!

 

          Өмет-хыялларың чынга ашсын, Инсаф, илебез мәнфәгатьләрен намус белән кайгыртып, исән-сау туган якка кайту насыйп булсын сиңа хөрмәтле якташыбыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев