Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Китапханәчеләрнең район семинарында Г. Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон катнаша

Бүген Киров мәктәбендә китапханәчеләрнең районкүләм семинары уза. Мәктәп китапханәчеләре «Балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыруның яңа идеяләре һәм формалары» темасына тәҗрибә уртаклаша. Семинар эше шактый кызыклы һәм киң программаны эченә алган.

          Семинарның беренче өлешендә "Укытучы һәм остазлар елы", "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" уңаеннан Киров мәктәбе эшчәнлеге белән танышканнан соң китапханәчеләр күренекле якташыбыз Ләбиб Лерон белән очраштылар. Ләбиб Лерон вакытында Киров мәктәбендә укыган, бүгенге көндә "Безнең мирас" журналын җитәкли. Габдулла тукай премиясе лауреаты, шагыйрь, публицист, язучы. Әлеге шәхес белән очрашу китапханәчеләр өчен кызыклы һәм алдагы эшчәнлекне планлаштыру өчен файдалы булды. Очрашуны Киров мәктәбе китапханәчесе Сирина Шәйхетдинова алып барды.

      Семинар кысаларында авыл китапханәчесе Энҗе Сибгатуллина бруктрейлер тәкъдим итте.

Хәзер кунаклар Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан "Бөек шагыйребез эзләреннән" дигән әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев