Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Чисталык икеайлыгы

Актанышлылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә кушылды

Бүген, 22 апрель Бөтенроссия шимбә өмәсе. Язгы чистарту, яшелләндерү өмәсенә райондашларыбыз да күтәренке күңел белән кушылды.

                   Үзебез яшәгән авыл, көн саен эшкә, укырга бара торган урамнар чиста, матур булсын өчен оешма-предприятие хезмәтчәннәре бердәм төстә иртәннән үк эш кораллары белән билгеләнгән урынга җыештырырга чыкты.  Кайчандыр "Ленин өмәсе" исемен йөрткән илкүләм чарада районның мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, шәхси эшмәкәрләр катнаша.   Балалар бакчалары коллективлары, район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре, үзәк хастаханәдә эшләүчеләр һәм башка авылдашлар үз территорияләрен чистарту белән бергә, өстәмә беркетелгән урамнарда да агачларны агартачак, узган елдан калган яфракларны, чүпләрне җыячак. Шулай ук юл тирәләре тәртипкә китерелә.

           Өмәдә һәр җыелган чүп, киселгән ботакларны полигонга озату өчен махсус техникалар куелган. Күмәк көч тау күчерә, Актанышыбыз алда торган май бәйрәмнәренә матурланып, ямьләнеп, матурланып каршы алачак. Өмәдә катнашкан һәркемгә барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәт. Ә сезне без, хөрмәтле дуслар, үз арабызда көтәбез!

  Айнур Гыймадиев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев