Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Актанышлыларны май аенда ике кыска эш атнасы көтә

Россия Хезмәт министрлыгы май аенда ике кыска эш атнасы турында искәртте 29 апрельдән 1 майга кадәр Россиядә яшәүчеләрне озын яллар көтә.

Бәйрәмнәр сәбәпле, майда беренче ике эш атнасы кыскартылачак, дип искә төшерә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.

«Ай 29 апрельдән 1 майга кадәр озын яллардан башлана. Шул сәбәпле, беренче атнада 2 майдан 5 майга кадәр дүрт эш көне булачак. 6 майдан 9 майга кадәр - ял көннәре, ә аннары яңадан кыска эш атнасы, анда 10 майдан 12 майга кадәр эшлисе була», диелә ведомствоның Телеграм-каналында.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1,8 һәм 9 майда өстәмә яллар көтелүен әйтте.

Искәртик, бу эш атнасы Татарстанда кыска булачак, чөнки иртәгә, 21 апрельдә, Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча бу көн республикада ял көне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев